Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

WikiLeaks Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим ителә


АКШның яшерен мәгълуматларын киң җәмәгатьчелеккә чыгару белән танылган WikiLeaks интернет сәхифәсе Нобель Тынычлык бүләгенә намзәт буларак тәкъдим ителә.

Норвегия парламенты депутаты, WikiLeaksны бу бүләккә тәкъдим иткән Снорре Вален бу проектның сүз иреген һәм мәгълумат алу мөмкинлекләрен арттыру өчен көрәшүен бәяләргә чакырды.

Гадәттә Нобель бүләгенә намзәтләр исемнәре сер итеп саклана. Әмма моны билгеләүче кагыйдәләр юк.

Быелгы бүләкнең кемгә бирелүе октябрь башында игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG