Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:45

Федерация Шурасы “Полиция турында” канунны раслады


Русия Федерация Шурасы “Полиция турында” канунны раслады. 134 сенатор канунны хуплап, икесе каршы тавыш бирде.

Президент тәкъдим иткән бу канун өлгесе аңа кадәр Дәүләт Думасында да расланган иде.

Бу канун нигезендә Русия милициясенең исеме 1 марттан полиция дип үзгәртелә.

Полициянең корылышын, андагы бүлекләрне булдыру, үзгәртү яки ябу эшләре президен карамагында булачак.

Оппозиция полициягә артык зур вәкаләтләр бирелә дип бу канунга каршы чыкты. Каршы чыгучылар шулай ук исем үзгәртүгә тотыласы ачканы милицияне техник тәэминат ягыннан яхшырту чараларына юнәлтергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG