Accessibility links

Мисырдан 15 укытучы һәм аспирант Казанга кайтты


Резеда Сафиуллина
Резеда Сафиуллина
Каһирәдә белемнәрен арттыручы Русия ислам университеты һәм башка уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары узган төндә Казанга кайтты.

Университет белдерүенчә, Мисырдагы чуалышлар аларга берниндә комачаулык та тудырмаган.

Каһирәгә гарәб телен яхшырту өчен ике атналык белем арттыру курсларына барлыгы 15 кеше барган булган.

Элегрәк Русия студентларының “Әл-Әзһәр” университеты тулай торагына кереп бикләнүе һәм Русиягә кайту өчен ярдәм соравы турында хәбәрләр булган иде.

Мисырдан кайткан Резеда Сафиуллина белән әңгәмә
Мисырдан кайткан Резеда Сафиуллина белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:58 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG