Татарстанның элекке президентының матбугат вәкиле булган Ирек Мортазинның иреккә чыгуына берничә көн генә булса да, ул интернетта үзенең яңа блогын булдырган. Дөрес, әлегә анда журналистны иреккә чыгарырга дигән карар һәм аның кайбер фикерләре генә урын алган.
Билгеле булганча, оппозицион журналист элекке блогында, Миңтимер Шәймиевкә яла ягуда гаепләнде. Моннан тыш ул республика җитәкчелеген тәнкыйтьләгән китабында хакимият дип аталган социаль төркемгә каршы нәфрәт уятуда гаепләнеп, 21 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.
Төрмәдән кайткач Ирек Мортазин булган хис-тойгылары белән “Азатлык” радиосы белән дә уртаклашты.