Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:42

Каһирәнең Таһрир мәйданында бәрелешләр


2 февраль көнне Каһирәнең Таһрир мәйданында президент Хөсни Мөбәрәкнең хакимияттән китүен таләп итүчеләр белән аны яклаучылар арасында бәрелешләр башланды.

Тарафлар бер беренә ташлар атты. Берничә кеше яраланды.

Сишәмбе кичендә 30 ел чамасы ил җитәкчесе булган Мөбәрәк сентябрьдәге президент сайлауда катнашмаячагын игълан итте. Әмма протест белдерүчеләр Мөбәрәк хакимияттән хәзер үк китми торып, урам җыеннарын туктатмаячакларын белдерә.

XS
SM
MD
LG