Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырдагы хәлләр нефть базарларын борчый


Мисыр нефть сатмаса да, андагы сәяси кризис дөнья базарларында нефть бәяләренең кисәк артуына китерде.

Бу атнада дөнья базарларында нефть бәяләренең кисәк артуына караганда, Мисырны иң күп нефть чыгаручы ил диярсең.

Каһирә урамнарындагы демонстрациячеләр саны меңнән дистәләрчә меңгә, йөзләрчә меңгә һәм миллионга артканда, дөньяда нефть бәяләре дә шундый ук зур тизлек белән күтәрелә барды.

Brent төркемендәге бер мичкә нефть бәясе соңгы ике елдагы иң югары ноктасына күтәрелеп, 100 доллар чиген узып китте. Бу арту һич тә дөньяда нефтькә ихтыяҗның кисәк артуы белән түгел, ә нәкъ менә Мисырдагы хәлләр белән бәйләп аңлатыла. Гәрчә, Мисыр дөнья базарларына нефть чыгармаса да.

Мисыр чынлыкта дөньяда иң аз нефть чыгаручы илләрнең берсе. Анда көненә 750 меңләп мичкә нефть чыгарыла һәм ул илнең үзендәге ихтыяҗны каплауга гына тотыла.

Нефть бәяләренең артуы исә Мисырның харитада тоткан урыны белән аңлатыла.

Якын Көнчыгыш сәясәте өчен Вашингтон институты белгече Саймон Һендерсон: “Мисыр стратегик позициядә урнашкан. Әс-Сүвәйс каналы Мисыр аша үтә. Кызыл диңгез белән Урта диңгез арасындагы зур гына нефть үткәргеч тә шунда урнашкан. Нефть базарлары шул юлларның ябылуыннан курка. Әлегә анда юллар ябылмады. Әмма нефть базарлары мондый куркынычны исәптә тотып, инде бәяләрне арттырырга кереште”, - ди.

Азия белән Европаны тоташтыручы иң кыска диңгез юлындагы Әс-Сүвәйс каналы әлегә ачык. Мисыр канал аша үтүче корабларның иминлеген саклау эшен махсус булдырылган хәрби бүлеккә тапшырды. Соңгы арада кайбер транспорт ширкәтләренең иминлек өчен үз корабларын Африканы урап узучы озынрак юлдан җибәрүләре турында хәбәрләр булган иде.

Әмма Кызыл диңгезне Урта диңгез белән тоташтыручы нефть үткәргеч аша Фарсы култыгы илләреннән Европага кудырылучы нефть Әс-Сүвәйс каналы аша үтүче нефтьтән дә күбрәк. Мисыр хәрбиләре соңгы арада бу үткәргечне саклауны да яхшыртты.

Шулай да, нефть бәяләренең артуы бигрәк тә Мисырдагы хәлләрнең Фарсы култыгындагы күпләп нефть чыгаручы башка гарәп илләренә таралуыннан куркуга бәйле.

Кыпрыста теркәлгән Middle East Economic Survey исемле нефть сәүдәсен күзәтүче журнал хезмәткәре Дэвид Кнотт: “Бу нефть кытлыгына бәйле проблем түгел, ә Мисырдагы кризис башка илләргә таралмасмы дигән күпкә гомумирәк проблем. Башта без Тунистагы хөкүмәтнең алмашынуын күрдек. Хәзер шул ук хәлләр Мисырда да кабатланырга мөмкин. Бу сәяси хәлләр тагын да киңрәк таралган хәлдә, нефть тәэминаты һәм киңрәк дөньякүләм икътисад өчен зур проблем чыгарга мөмкин”, - ди.

Туниста башланган хәлләр әлегә дөнья базарына нефть чыгармаучы илләргә генә таралды. Алар Мисыр, Үрдүн һәм Йәмән. Бу илләрдә халыкның шактый зур өлеше ярлы һәм эшсез. Һәм аларда хакимиятне инде дистәләрчә ел үз кулларында тотучы авторитар җитәкчеләр хөкем сөрде.

Дөнья базарындагы нефтьнең шактый зур өлешен чыгаручы башка гарәп илләрендә исә, хакимияттә шундый ук авторитар җитәкчеләр утырса да, халык күпкә мулрак тормышта яши.

Әмма хәтта протест җыеннары һич күрелмәгән Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә дә узган атнада берничә мең кеше Мисырдагы кебек телефон аша хәбәрләшеп урамга чыкты. Төбәктәге су басуларга каршы хакимиятнең җитәрлек чаралар күрмәвенә ризасызлык белдерүче бу төркемне полиция тиз арада куып таратты.

Әлегә Мисырдагыга охшаш хәлләрнең нефть чыгаручы бай илләргә күчү-күчмәү мөмкинлеген фаразлау мөмкин түгел. Ләкин төбәктәге тотрыксызлык хисе үзе генә дә инде нефть бәяләренең шактый артуына сәбәп була ала.
XS
SM
MD
LG