Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Закиров сәфәрен тәнкыйтьли


Сулдан уңга: Р.Әсәдуллин, Р.Бигнов, М.Хуҗин (архив фотосы)
Сулдан уңга: Р.Әсәдуллин, Р.Бигнов, М.Хуҗин (архив фотосы)

Татар җәмәгатьчелек оешмаларының уртак утырышы узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Уфага сәфәре тикшерелде.

Утырышта катнашучылар Ринат Закировның бу сәфәрен “сепарат сөйләшүләр” дип бәяләделәр. Әлеге уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына махсус мөрәҗәгать юлларга булдылар. Шулай ук Татарстан президенты, Дәүләт Шурасы һәм хөкүмәт җитәкчесенә Ринат Закировның бу адымын татар оешмалары арасында бүленеш тудыру һәм татар-башкорт мөнәсәбәтләрен бозуга китерүе турында мәгълүмат җибәрергә килешенде.

Утырышта Ринат Закиров Уфада очрашу уздырган бина җитәкчесенә дә шактый эләкте. Ул – Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, ноябрьдә Башкортстанда төбәкара татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге төзелгән иде. Ул декабрьдә рәсми теркәлүгә дә иреште. Әлеге оешманың рәисе итеп Раил Әсәдуллин тәкъдим ителгән иде. Ләкин ул, вакыты булмауга сылтау итеп, баш тартты һәм бу урынга Рамил Бигновны тәкъдим иткән иде. Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин моны: “Раил Әсәдуллин ике төрле уен алып бара. Безнең алда бер төрле сөйли, бездән читтә икенче төрле гамәлләр эшли. Ректор һәм галим кеше өчен бу бер дә матур түгел”, дип бәяләде. Аны кайберәүләр ул сәясәтчедер, сәясәтчеләр өчен бу хас дип шаярттты.

Башкала татарларының Орджоникидзе районы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачурин исә ничек кенә булса да уртак тел табарга чакырды:

Рәис Карачурин
“Без барлык катлам татар халкын берләштерергә тырышырга тиешбез. Шул ук Раил Әсәдуллинмы ул, Марат Шәриповмы, хакимияттә утыручы милләттәшебезме – уртак тел табарга тырышыйк. Чөнки ул начармы, яхшымы, милләттәшебез. Без бар көчләр белән эшләргә өйрәнергә бурычлы, чөнки безнең бүтән көчләребез юк. Мин алар белән уртак утырып сөйләшү яклы”.

Бу сөйләшү көне 7 февральгә билгеләнде.
XS
SM
MD
LG