Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Идел” җәйләвен Иделсез иттеләр


"Идел" яшьләр спорт-туристлык үзәге
"Идел" яшьләр спорт-туристлык үзәге

Идел елгасы буенда урнашкан “Идел” ял үзәге дистә еллар буена татар яшьләре көннәрен уздыру урыны булып килде. Әмма хәзер ул яр буеннан урман эченә күчерелде. Бу көннәрдә файдалануга тапшырылган әлеге яңа комплексның ачылышына Русия спорт министры Виталий Мутко да катнашты.


"Идел" җәйләвен Гагарин ачкан булган


60-70нче еллардан башлап, татар яшьләре өчен бер очрашу, кавышу урыны булган халыкара “Идел” яшьләр җәйләвен заманында, дөресрәге 1967 елның августында Юрий Гагарин үзе килеп ачкан булган. Ә инде яңартылган бинаны ачарга Русия спорт министры чакырылган иде.

Идел елгасы буена терәлеп диярлек, күркәм нарат агачлары арасында урнашкан алан мәйданы моннан соң инде “Татнефть” оешмасы карамагында булачак. Бу урынга бүгенге көндә керү мөмкин түгел: биек диварлар һәм сак Идел елгасына ерактан карап кына сокланырга мөмкинлек бирә.

Байларга гүзәл Идел буе калганнарга яңа бина

Яңа җәйләүне 600 миллион сумга “Татнефть” оешмасы төзеп биргән. Ул дүрт катлы, 200 кеше сыйдырышлы заманча бина, теннис кортлары, күпсанлы спорт мәйданчыкларын үз эченә алган. Гомум мәйданы 5 гектарга якын.

Ләкин яңа спорт бинасы заманча булса да, Идел елгасыннан читтә, юлның икенче ягында урнашкан. Ягъни “Татнефть” Идел буендагы гүзәл табигатьле урынны үзенә алып, аны халыктан ябып, аңа читтә бер аерым турист үзәге корып биргән.

Яңа “Идел”нең җитәкчесе Рафаэль Садыйковның журналистлар белән уздырган сөйләшүеннән аңлашылганча, җәйләүне күчерү карары Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Бариев вакытында кабул ителгән булган.

Садыйков сүзләренчә, яңа алан мәйданы, спорт объектларын төзүгә иркен булганы өчен сайлап алынган. Әмма яңартылган “Идел”дә ял итү мөмкинлеге барлык мәктәп укучыларына да тәтемәячәк. Күбрәк спорт белән шөгыльләнүчеләргә генә мондый бәхет елмаячак икән.

Садыйков шулай дип белдерсә дә, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат үзәге вәкиле Алия Шарапова, бу алан мөмкинлекләреннән ел әйләнәсендә яшьләр генә түгел, олылар да файдалана алачак, дип әйтә.

Шарапова сүзләренчә, бу җәйләүдә алга таба да татар яшьләре көннәре уздырыла ала икән. Ә инде спорт белән шөгылләнүчеләргә монда барлык шартлар да бар, ди матбугат үзәге вәкиле.

"Идел урынына күлдә коенырга мөмкин"

Шарапова сүзләренчә, яңа "Идел" җәйләве янында күл бар. Теләгән кеше шул күл буенда Иделне хәтерләп кызынырга да чыга ала, ди ул.

"Идел" аланы кышын да җәен дә ачык булачак. Аны тулысынча яшьләр өчен эшләнгән мәйдан дип әйтергә була, ди Шарапова.

Әлеге ял үзәге мөмкинлекләреннән файдалану шартлары төгәл билгеләнмәгән. Гади кешеләргә күпмегә төшәчәк – бу да хәл ителмәгән икән.

Алия Шарапова сүзләренчә, "Идел" җәйләвенең электән килгән гадәтләре моннан соң да дәвам итәчәк. Төрле төбәкләрдән килгән татар яшьләре яңа җәйләүдә җыелачак, ди ул.

Тик менә килгән кунаклар яңа "Идел"нең мөмкинлекләреннән файдалана алса да, биек койма артына ябылган Идел ярының матурлыгына соклана алырмы – анысы икеле.

Әйтергә кирәк, Казанның меңъеллыгы алдыннан шәһәр уртасында затлы йортлардан торган матур бер комплекс – нефтьчеләр бистәсе төзелгән иде. Ул серле шәһәрчек тә биек койма белән уратып алынган.
XS
SM
MD
LG