Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:53

ФСБ башлыгы: "Домодедово"ны шартлаткан интихарчы ачыкланды


Русия Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников "Домодедово" һава аланында 24 гыйнварда бомба шартлаткан интихарчының кем булуы ачыкланды диде.

Бортников интихарчының исемен атамыйча бары тик аңа 20 яшь булганлыгын һәм аның Төньяк Кавказдагы бер республикадан килгәнлеген генә әйтте.

Аның әйтүенчә, бу террор һөҗүмен әзерләүгә кемнәрнең катнашканлыгы да ачыкланган һәм оештыручының кем булуы да фаразлана.

Домодедоводагы шартлаудан 35 кеше һәлак булды, 120-ләп кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG