Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале быел 29нчы тапкыр үтә. Менә 2 ел инде биредә татар операсы куелмый.


Фестиваль 30 гыйнварда Жорж Бизеның “Кармен” операсының премьерасы белән башланып китте. Быелгы фестиваль програмында тагын бер премьера каралган – Гаэтано Доницеттиның "Лючия ди Ламмермур" операсы.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтә торган бу фестивальдә 10 спектакль куела, тамашачыга безнең һәм чит ил классик әсәрләре тәкъдим ителә. Мисал итеп, Мусоргскийның “Борис Годунов”ын, Чайковскийның “Пиковая дама”сын, Вердиның “Аида”, “Травиата”, “Риголетто”сын, Пуччининың “Мадам Баттерфляй” операларын санап үтәргә мөмкин.

Бирегә Русия, Бәйсез дәүләтләр берлеге, Европа һәм АКШтан 50дән артык катнашучы килә. Опера һәм балет театрының әдәби бүлеге башлыгы Жанна Мельникова сүзләренчә, төп чыгышларны чакырылган вокалистлар башкара.

"Кармен" операсыннан күренеш
“Фестивальнең еллар буена саклана торган үз моделе бар. Шуның кысаларында бераз үзгәрешләр була, әмма алар радикаль түгел. Бу фестиваль вокал бәйрәме, тавышлар фестивале буларак оештырыла.

Бөтен төп партияләрне, беренче-икенче пландагы рольләрне чакырылган вокалистлар башкара. Алар – Русия күләмендәге йолдызлар, Зур театр, Мариин театры җырчылары, Мәскәү, Петербур һәм Украина, Беларус, Казакъстан, Германия, Италия, Швейцария, АКШ кебек чит илләрнең вәкилләре”, диде Жанна Мельникова.

Фестивальдә татарча опера юк

Гадәттә, опера һәм балет театры Шаляпин фестивале вакытында иң яхшы әсәрләрен күрсәтергә тырыша. Әмма соңгы елларда фестиваль програмында “Шагыйрь мәхәббәте” операсы күренми. Бу күренешне композитор Резеда Әхиярова әсәрне куярга теләмәүдән түгел, бәлки, механизмнарны рәтләү зарурлыгы белән аңлатты.

“Ул аларның куймау теләкләреннән түгел, безнең механизмнар бераз рәттән чыкты. Механизмнарны Германия белгечләре рәтли. Алар аны бик озак рәтләмичә торды. Акча күчергәч тә, эшне тартып-суздылар. Белүемчә, алар хәзер килеп китәргә тиешләр иде. Театрда бит планнарны алдан төзиләр. Бәлки шуңа күрә, ышанычлы булмагач, алдан програмга кертмәгәннәрдер.

Ябылу тантанасының афишасы
“Шагыйрь мәхәббәте” Тукайның 125 еллыгы уңаеннан апрельдә, аннары майда куелырга тиеш, диделәр. Хәтта “ТӨРКСОЙ” фестивале җитәкчеләре дә бу операны програмнарына кертергә тәкъдим итте. “Шагыйрь мәхәббәте” сәхнәдән төшкән, хәзер театрда бөтенләй куелмый дип әйтерлек түгел”, диде Резеда Әхиярова.

Бу операның куелмау сәбәбен опера һәм балет театры исә башкача аңлата.

“Шагыйрь мәхәббәте” операсы – безнең горурлык ул. Спектакль бик гаҗәеп, Мәскәүдәге хезмәттәшләребез аны үрнәк дип атады, заманча милли опера шулай куелырга тиеш, югары сыйфатлы, диделәр.

Бу операда төп партияне башкаручы Әхмәт Әһәди озак авырды, аның фестивальгә кадәр терелү-терелмәвен әйтеп булмагач, исемлеккә кертә алмадык.

Әхмәт Әһәди – Тукай партиясен башкаручы бердәнбер кеше. Зәйтүнә партиясен исә беренче тапкыр Альбина Шаһиморатова башкару ихтималы бар. Кайчан икәнен әйтеп булмый, әмма иртәме-соңмы ул монда булачак”, диде театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Жанна Мельникова.

Сәнгать белгечләре әйтүенчә, Уфа опера җырчысы Илһам Вәлиев Тукайны башкарырга теләк белдергән булган, әмма театр җитәкчелеге аның тәкъдимен кабул итмәгән.

Шаляпин исемендәге фестиваль 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк, ул гала-концерт белән тәмамланачак. Соңгы чара исә быел тагын да кызыклырак булыр дип көтелә. Биредә вокаль чыгышлар гына түгел, Мәскәү пианисты Николай Петров, Чехия скрипкачысы Павел Шпорцл да чыгыш ясаячак, димәк, инструменталь чыгышлар да булачак.

Аның каравы "Пиковая дама"да графиня партиясен башкарырга тиеш булган, суык тидерү сәбәпле фестивальдә катнаша алмый калган 71 яшьлек опера җырчысы Елена Образцова ябылу тантанасына гына килер дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG