Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Сафиуллин: "Гарәп илләрендәге үзгәрешләрдән Татарстанга файда була ала"


"Гарәп акчалары Татарстанга килергә мөмкин"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00
йөкләү

Казан федераль университеты проректоры, аңа кадәр Татарстанның икътисад министры булып эшләгән Марат Сафиуллин, гарәп илләрендәге түнтәрелеш Татарстан икътисадына файда китерергә мөмкин, ди.

Казан университеты проректоры, аңа кадәр Татарстанның икътисад министры булып эшләгән Марат Сафиуллин, гарәп илләрендәге түнтәрелеш аркасында андагы акчалар Татарстанга килә башларга мөмкин, дигән шктый кыю фикер белдерә.


Марат Сафиуллин - республиканың гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрен тирәнтен белүче икътисадчыларның берсе. Бу элемтәләр нигездә, нәкъ менә аның министр булу дәверендә үсә башлады. Татарстанны мөселман дөньясы да, Ерак көнчыгыш илләре дә белә башлады.

Мисырдагы соңгы вакыйгаларның Татарстан икътисадына йогынтысы нинди була ала соң? Марат Сафиуллин сүзләренчә, андагы үзгәрешләр күптәннән көтелгән.

“Мисырдагы каршылыклар нигә бәйле? Билгеле булганча, бүген дөньяның шактый байлыгы мөселман илләрендә тупланган. Күбесенчә бу аларда булган нефтькә бәйле.

Гарәпләрдә акча күп, әмма административ, хакимият һәм хәрби көч башка илләрдә туплана. Хәзер акчалы кешеләр хакимияткә тартыла, әмма хәрби көч туплаганнар моңа каршы тора. Бу каршылык көннән-көн артачак. “Алтын миллиард” илләренә исә, үз проблемнарын икътисади яктан камил булмаган илләргә күчерү кулай”, ди Сафиуллин.

Кайберәүләр, Мисыр президенты Мөбәрәк китә калса, Татарстанның бу ил белән мөнәсәбәтләре сүрелергә мөмкин дип әйтсә дә, Сафиуллин моның белән килешми. Аның сүзләренчә, киресенчә илдә тотрыклы сәясәт булмаганда, бай гарәпләр үз акчаларын Татарстан кебек тыныч төбәкләргә инвестицияләчәк, ди белгеч.

“Үз илләрендә тыныч булмаганга, гарәпләр акчаларын тыныч төбәкләргә җибәрәчәк. Моңардан тыш, тотрыксызлык сәбәпле дөньяда Татарстан нефтенә ихтыяҗ тагын да артырга мөмкин. Республика өчен бу – уңай күренеш”, ди Сафиуллин.

Белгеч сүзләренчә, Татарстан алга таба гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга тиеш. Бу эштә Казан федераль университетының өлеше зур, ди ул. Әлеге уку йортының проректоры буларак, Сафиуллин, киләчәктә без гарәпләрне Татарстанда акча эшли алу мөмкинлеге белән генә түгел, ә сыйфатлы белем бирү белән дә кызыктырырга тиеш, ди.
XS
SM
MD
LG