Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев вакытыннан алда президент сайлау канунын имзалады


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев илдә вакытыннан алда президент сайлау үткәрү канунын имзалады.

Президент сайлау билгеләү вәкаләтен парламенттан алып президентка тапшыру канунын Казакъстан парламентының ике пулаты да раслаган иде.

Дүшәмбе көнне Назарбаев үзенең президентлык вәкаләтләрен 2020 елга кадәр озайту референдумы үткәрү уеннан кире кайтып вакытыннан элек сайлау үткәрергә тәкъдим итте.

Кайбер хәбәрләргә караганда, вакытыннан элек президент сайлау өч айдан ук үтәргә мөмкин.

70 яшьлек Назарбаев илне инде 20 елдан артык җитәкли.
XS
SM
MD
LG