Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:31

Реклам белгечләре татарча эшләргә риза, кануный яктан да мөмкинлекләр бар, тик ихтыяҗ һаман да юк дәрәҗәсендә.


Шушы көннәрдә Казанда реклам өлкәсендә эшләүчеләрнең “МАС-2011” күргәзмәсе ачылды. Шуның кысаларында берничә көнлек түгәрәк өстәлләр, укулар бара.

“Казан ярминкәсе” үзәгендә бара торган чарада реклам ясауның иң заманча ысулларын тәкъдим иттеләр. Яраткан ширкәтнең исемен байракларда, бина зурлыгында элмә тукымада яздырырга, зур хәрефләр белән транспортка, дирижабльләргә дә урнаштырырга мөмкинлек бар.

Иң алдынгы ысулларның берсе итеп, кодлаштырылган реклам тәкъдим ителде. Дивардагы сарылы-кызыллы өчпочмаклар мозаикасын “акыллы” телефоныгыз белән төшереп алсагыз, ул шундук реклам күрсәтә башлый. Шушы рәсемдә интернет-сәхифәнең адресы яшеренгән була икән.

Бу мавыктыргыч, иҗади дөньяда татар теленә урын бармы? Бу хакта сөйләшүләр бер 10-15 ел элек башланган иде. Реклам базары үсә генә башланган елларда татар теле бу даирәдә кулланылса, телнең үсешенә дә этәргеч булыр иде, тауарлар да, бәлкем, яхшырак сатылыр иде, дигән сөйләшүләр барды.

Инде дистә еллар үткәннән соң, бу өлкәдә бераз алга китеш булса да, татарча рекламга ихтыяҗ һаман да юк дәрәҗәсендә.

Татарча "шаккатризм"

Быелгы күргәзмәдә катнашкан транспортта реклам урнаштыру белән шөгыльләнүче бер ширкәт башлыгы Алексей Гайфи әйткәнчә, ширкәт елына 100 реклам ясаса, аларның икесе генә татарча була ала.

Әле шушы икенең берсе – “Азатлык” радиосыныкы булып чыкты. Күптән түгел “Азатлык” радиосы берничә автобуска үзенең интернет адресларын һәм шигарен яздырган иде.

"Азатлык" рекламы

Нигә рекламны татарча ясатырга теләмиләр дигән сорауга, җитәкче кеше: “Бездә реклам күзне йөгертеп укый торган, татар сүзләрендә койрыклар һәм бормалар бар, шуңа күрә аны автобус, троллейбус үтеп киткән арада гына укып өлгерә алмаска мөмкиннәр”, дип җавап бирде.

Аннан соң , Алексей Гайфинең шулай итеп шаярткан булуы ачыкланды, әмма барыбер ул рус телендәге реклам нәтиҗәлерәк дип саный.

“Маркетологлар ахмак түгел, алар татар телен бик аз даирәнең куллануын белә. Ә русча бөтен кеше белә. Рекламда татар сүзләрен экзотика, китч, шаккатыру, кешене җәлеп итү өчен кулланалар. Бу мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерү ысулы түгел. Кызганычка, әлегә аны рус телендә бирү нәтиҗәлерәк”, диде ул.

Реклам белгече Алексей Гайфи моны зур ширкәтләрнең реклам кампанияләрен күз алдында тотып әйтте. Әйтик, Татарстан базарына чыкканда дөньякүләм танылган “IKEA” татарча реклам ясап карады, “Соса-Соla” ширкәте эчемлеген өчпочмак янына куеп “Бергә тәмлерәк!” дигән шигарь астында сата. Мобиль элемтә тәкъдим итүче “Билайн” ширкәте дә быел татарча сөйләшә башлады. Әмма мондый мисаллар бармак белән санарлык.

Исеменә хәтта ике татар сүзе кергән “Zur-Matur” реклам ширкәтенең татарча эшләвенә өмет туса да, әмма, сөйләшә торгач, ширкәтнең моңа кадәр бер тапкыр да татарча кампанияләр үткәрмәве ачыкланды.

Әлеге күргәзмәдә катнашучы видео реклам ясаучы бер ширкәт вәкилләре
русча булмаган проектлардан "Татар җыры" бәйрәме һәм татарча клипларны төшерүен генә искә төшерә алды. Елына 100 биремнән бер яки ике шундый проект була ала, дип җавап бирде рекламчылар.

Социаль реклам татарча сөйләштерә

Соңгы елларда реклам дөньясына татар теле керде, әмма социаль реклам ярдәмендә генә. Казан шәһәр хакимияте бушап калган элмә такталарга 50 социаль реклам чыгарды. Аларның яртысы татарча әзерләнгән иде.


Казанның тышкы реклам идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина әйткәнчә, Казан шәһәр идарәсе социаль рекламны ясатканда, һәрвакыт аны ике телдә ясау таләбен куя.

Коръән аятьләре һәм Библиядән өземтәләр, бөек фәлсәфәчеләрнең сүзләре ике телдә чыкты. Бу елда да тагын шундыйрак чара көтелә. Быел ул наркотикларга каршы һәм беренче шәһәр спартакиадасына багышланачак, дип хәбәр итте Дябилкина.

Ул да, Казан шәһәр башкарма комитетындагы телләрне үстерү бүлеге башлыгы Ирек Арысланов та, социаль гына түгел, коммерцияле рекламның ике телдә булу таләбен куя алмыйбыз, дип әйтә. Ирек әфәнде сүзләренчә, рекламны татарча да ясау турында җитештерүчеләргә киңәш ителгән.

“Әмма без демократия заманында яшибез. Үзебезнең халык телне кулланырга тиеш”, диде Арысланов.

Бу күргәзмәдә татарча реклам бик за булса да, татарлар гына тыңлый торган радиоларда, телевидение каналларында татарча игъланнар, белдерү, чакырулар еш ишетелде.

“Татарстан-Яңа гасыр” каналында чыккан татарча рекламнардан авыл апалары булып киенгән артистларның суыткычларны татарча мактавы аеруча истә калды.

Шулай ук татарча концертларның, дискларның, газет-журналларның рекламы татарча бара. Ягъни бу төр рекламны ясатучылар күбрәк татарча сөйләшүчеләрне күз алдында тота.

Башка тауарларны татарча таныту өчен мөмкинлек бар, ди реклам базарында катнашучы җитештерүчеләр һәм түрәләр. Рекламчылар "теләсә нинди телдә, теләсә нинди игълан, язу, кино ясап бирә алабыз" диләр, кануни яктан да мөмкинлекләр бар. Хәзер кулланучылар һәм тауар сатучылар ягыннан татарча рекламга ихтыяҗның үсүен көтәсе калды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG