Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Хакимияттәге авторитар режим һәм икътисади кризис гарәп илләрендә көчле бәрелешләр тудырды. Әлеге хәлләр элекке Советлар Берлегенә кергән Үзәк Азия илләрендә кабатланырга мөмкинме?

Бар дөнья хәзер Мисырдагы вакыйгаларны күзәтә, әмма элекке совет илләре булган Үзәк Азия һәм Азәрбайҗан бу хәлләргә аеруча да игътибарлы.

Бу атнада Азәрбайҗанның “Җәмәгать пулаты” дип аталган демократик хәрәкәткә керүчеләр Маммәд Әмин Расулзаденың тууына 127 еллыгын ил президенты Илһам Алиевны эшеннән китүгә чакыру өчен кулландылар. Расулзаде заманында Азәрбайҗаннан демократик республика ясаучыларның берсе буларак билгеле. Ләкин аның бу тырышлыклары озакка бармый. Ике елдан Азәрбайҗанны Советлар берлегенә кушалар.

Бу вакыйгаларга шактый еллар узса да, Расулзадены әле дә сагынып искә алучылар бар. Ә Азәрбайҗандагы хакимияткә каршы партияләр аның һәйкәле янында килеп хәзерге президентка урынын бушатырга чакырды.

Әлбәттә моңа гарәп илләрендәге вакыйгалар сәбәпче булды. Һәм Азәрбайҗан гына түгел, ә Үзәк Азия илләре дә бүген Мисырдагы хәлләрне зур кызыксыну белән күзәтә. Чөнки аларның да кайберләрендә президентлар ике дистә еллап идарә итә.

Азәрбайҗан “Халык фронты” оппозиция партиясе җитәкчесе Али Кәримле сүзләренчә, Тунис, Мисыр, Йәмәндәге вакыйгалар күп җитәкчеләр өчен бер сабак булып тора. Ул Илһам Алиевның Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәккә һәйкәл куюын һәм гарәп дөньясы җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торуын искә ала.

“Алиев гарәп диктаторлары белән очрашканда үзен бик яхшы хис итүен барыбыз да күрдек. Ул алар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырды һәм бу илләрне Азәрбайҗан өчен бер модель буларак кулланды. Хәзер бу илләргә модель буларак караучылар борчуга төшкәндер. Әлеге вакыйгаларга карап глобаль демократия үсештә икәнен әйтәсе килә Һәм диктаторларга инде сыенырга урын калмас”, ди ул.

Казакъстанда түрәләр шүрләде

Казакъстанда шактый еллар идарә иткән президент Нурсолтан Назарбаев Мисырдагы вакыйгалардан шүрләп булса кирәк бу атнада аның идарәсен тагын дистә елга озайтучы референдумнан баш тартты. Ул аның урынына вакытыннан алда сайлау уздырырга тәкъдим итте.

Ләкин Назарбаев тарафдарлары Мисырдагы кебек хәлләрнең кайчан да булса Казакъстанда туачагын кире кага. Чөнки Мисырдан аермалы буларак илдәге халык эшсезлектән һәм акчасызлыктан интекми.

Ләкин Алматыда урнашкан Евразия сәяси тикшеренүләр үзәге башлыгы Рөстәм Лебеков сүзләренчә, Якын Көнчыгыштагы вакыйгалар гади казакъларга тәэсир ясамаса да, хакимият даирәләрен бераз куркуга салды.

“Халыкның күпчелеге сәясәт белән бик кызыксынмый. Аеруча да тышкы сәясәткә игътибар бик бирелми. Шуңа бу хәлләр күбрәк югары түрәләргә тәэсир итте. Аларны бу авыр хәлгә куйды. Чөнки андагы халык инде халыкны чагыштыра башлый”, ди ул.

Үзбәкләрдә курку әле дә басылмаган

Казакъстан президенты Назарбаевтан тыш, Үзәк Азиядә инде “тамыр җәйгән” җитәкчеләрнең тагын берсе ул - Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов. Аның дөньяда иң рәхимсез җитәкчеләрнең берсе булып саналуы мәгълүм. Үзбәкстанда дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары Мисырдагы хәлләрне өстән-өстән генә бирә. Ә басмаларда Якын Көнчыгыштагы җитәкчеләрне читләштерү бушлык тудырачак һәм аны радикал ислам хәрәкәте вәкилләре алырга мөмкин дигән комментарлар урын ала. Монда мисал итеп Мисырдагы “Мөселман кардәшләре” җәмгыяте китерелә.

Ләкин белгечләр фикеренчә, Кәримов һәм башка җитәкчеләр халыкның коорупция һәм хәерчелектән игътибарын читкә юнәлтү өчен нәкъ ислам факторын үз файдасында куллана.

Мисал өчен Үзбәкстанда эшсезлек хөкем сөрә. Һәм күпләр гаиләләрен туендыру өчен Казакъстан, Русия һәм чит илләргә китеп акча эшләргә мәҗбүр. Ләкин шуңа да карамастан, кайбер белгечләр үзбәкләрнең 1990 елдан бирле идарә иткән Кәримовка каршы баш күтәрүенә шикләнеп карый. Чөнки алты ел элек президент гаскәренең Әндиҗанда йөзләрчә кешене атып үтерүе аларда шактый курку тудырды. Һәм шуннан бирле Үзбәкстанда бер генә дә зур протест чаралары узганы юк.

Билгеле булганча, гарәп илләрендә дин бик көчле. Монда кешеләр намазларга күпләп һәм даими җыела. Мисырда исә беренче зур каршылык чарасы да нәкъ җомга намазыннан соң башланды. Үзәк Азия илләрендә хакимият кешеләрнең бер урында туплануын булдырмаска тырыша. Аннары гарәп илләреннән аермалы буларак, совет заманы тәэсире нигезендә күрәсең, андагы халыкның мәчеткә җыелып ил проблемалары хакында сөйләшү гадәте юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG