Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:14

3 февральдә Мисырдагы Әл-Әзһар һәм башка уку йортларында белем алучы бер төркем шәкертләрне Башкортстан президенты тырышлыгы белән җибәрелгән очкыч Уфага алып кайтты.

Мисырда хәлләр катлаулана башлагач та, Башкортстанның диния нәзарәте җитәкчелеге шушы Каһирәдәге Әл-Әзһар ислам университетында укырга киткән шәкертләрне кире кайтару турында уйлый башлаган. Бу турыда 3 февральдә Интерфакс агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Сәяхов белдерде.

Башкортстан егетләре Мисырдан кайтты
Аның әйтүенчә, нәзарәт, шәкертләр белән даими элемтәдә торган һәм шәкертләр кайтырга ярдәм сорагач, Башкортстан мөфтие республика президентына мөрәҗәгать иткән. Президент Рөстәм Хәмитов үзенең хезмәткәрләренә кичекмәстән очкыч яллап, аны Каһирәгә, шәкертләр артыннан җибәрергә әмер биргән.

Әлеге матбугат конференциясендә Башкортстан президенты хакимияте башлыгы урынбасары Аббас Галләмов ничек итеп, Русия тышкы эшләр министрлыгы белән элемтәгә кереп, Башкортстаннан, Татарстаннан киткән шәкертләрне һәм дә шулай ук башка Русия гражданнарын, җәмгысе 132 кешене алып кайту оештырылганлыгын сөйләде.

Шәкертләрнең берсе – Илнур Гыйниятуллин әйтүенчә, кеше талаучылар шәкертләр яшәгән районнарга да һөҗүм итә башлаган. “Шуңа күрә, ди ул, без Башкортстан җитәкчелегеннән ярдәм сорарга мәҗбүр булдык”. Илнур Гыйниятуллин да, матбугат конференциясендә катнашкан башка шәкертләр дә шушы ярдәме өчен Рөстәм Хәмитовка зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Башкортстанның рәсми вәкилләре, Башкортстан егетләренең чит илгә барып, дини белем алуларын хупламауларын, якын араларда Уфада Ислам академиясе ачылачагын белдерсәләр дә, матбугат конференциясендә катнашкан шәкертләр, Мисырда хәлләр тынычлангач та, кире анда китәргә теләүләре турында әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG