Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:26

Милли мирасны саклауның сәяси яклары да бар. Татар зыялылары Каюм Насыйриның туган көнендә мәгърифәтченең музеенда шул турыда фикер алышты.


Казанда инде тугыз ел язучы, мәгърифәтче, татарларны урыс телен өйрәнергә чакырган өчен “урыс Каюм” кушаматы алган Каюм Насыйри музее эшләп килә. Париж Коммунасы урамында урнашкан музей-йорт югала барган Иске татар бистәсенең бер кыйпылчыгы булып, халыкка борынгы татар Казанын искә төшерә. Музей ачуны Рушания Хөснетдинова башлап йөргән, хәзер ул монда мөдир булып эшли.

Казан халкы музейларга аз йөри

Татар зыялылары Насыйри музеенда милли мирасны саклау, балаларда тарих ярдәмендә милли аң тәрбияләү, татарларга кагылышлы экспонатларны Казанга кайтару, татар Казанының җимерелеп бетә баруы турында фикер алышты. Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова шәһәр халкының музейларга артык исе китмәвенә борчылып, сүзне башлап җибәрде.
Гөлчәчәк Нәҗипова

Мисал өчен, 2010 елда Насыйри музеена 10 мең, Тукайныкына 25 мең кеше килгән. Билгеле, бу зур сан түгел. Моның үз сәбәпләре дә бар. Хәзер мәктәп балалары БДИны яхшы тапшырабыз дип, музейларга йөрми башлаган. Җитәкчелек музей биналарында балаларга бушлай түгәрәкләр, кичәләр оештырырга тәкъдим итә.

“Гомумән, хәзер атна уртасында музейга кеше аз йөри. Гадәттә, ял көннәрендә олылар балаларны музейга алып килә. Мәктәпләр өстән боерык килгәнен көтеп утыра. Шунсыз булмый, диләр. Балаларны музейларга җәлеп итү төп кыенлык булып кала. Телне Тукай, Насыйри музеена бармыйча өйрәнеп булмый”, ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Татар Казаны бетеп бара

Балаларны музейларга китерү генә түгел, музейлар урнашкан биналар мәсьәләсе дә хәл ителми. Казанда милли музей карамагында булган 15 музейның унысы хәрабә хәлендәге биналарда урнашкан.

Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, Татарстан президенты 2013 елга кадәр биналарны төзекләндерергә вәгъдә биргән. Әмма көймә һаман комнан кузгала алмый.

“Шушы музей биналарын да яңартмасак, иске Казан йөзе бөтенләй югала. Бу музейлар да XIX гасыр биналарында урнашкан. XVII, XVIII йөз биналары бөтенләй юк инде”, ди Нәҗипова.

Иске татар бистәсенең бетеп бару мәсьәләсен тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин да кузгатты. Чит илдән килүче күп сәяхәтчеләр, рәсми делегацияләр татар бистәсен күрергә тели икән. Әмма аны кунакларга күрсәтү оят.

“Казан йөзе Кирмән түгел, татар бистәсе булырга тиеш. Чөнки Казан Кирмәне урыс чоры белән бәйле. Ә татар бистәсендә үзебезнең мохит, мәдәният саклана. Мәрҗәни мәчете генә татар бистәсен ачып салмый бит. Татар бистәсен күтәрү турында күп яздык инде”, ди Фаяз Хуҗин.

Мирасны барларга кирәк


Тарихчы Дамир Исхаков исә татар музейлары шактый ярлы дигән фикердә. Күп экспонатлар җыелмыйча җирдә ята.
Дамир Исхаков


“Өч ел элек бер археолог шалтыратты, аннан Казанга килде. Ул Башкортстанда XIV гасырда ясалган сигез алтын бизәнү әйбере тапкан. Алтын Урда чорының андый экспонаты безнең бер музейда да юк. Бу әйберләр өчен 600 мең сум акча сорадылар. Татар конгрессы рәисе Ринат Закировка сатып алыйк дип әйтеп караган идем, ләкин барып чыкмады.

Себер якларында да Болгар чоры әйберләре бик күп. Татарстанда алар юк. Аларны беркем җыеп йөрми. Әгәр музейлар бай булып, акча булса, күп әйберне торгызып була.

Милли музейда Казан ханлыгы чоры әйберләре юк. Чынлыкта алар бар, әмма Казаннан кала бер шәһәр урыны да казылмаган. Мисал өчен, Җөри, Алат. Болар барысы да безнең бурыч булып кала. Чөнки Каюм Насыйрилар бу эшне башлап, нык кына эшләгән. Шиһабетдин Мәрҗәни татар тарихы турында искитмәле әйбәт китап язган. Аларны онытмыйча, үзебезнең эшне эшләргә кирәк”, ди тарихчы Дамир Исхаков.

Ханлык чоры әйберләрен Казанга кайтарырга насыйп булырмы?

Казан ханлыгы яулап алынгач, татар дәүләтенең ханы да, тәхете дә, таҗы да, архивы да Мәскәүгә озатыла. Бүген Мәскәү, Петербур музейларында ханлык чоры белән бәйле бик күп экспонатлар саклана. Шул исәптән хан тәхете, ханлык бүреге һәм башка тарихи яктан зур кыйммәткә ия әйберләр.

Фаяз Хуҗин
Тарихчы Фаяз Хуҗин әйтүенчә, музейлар кануны нигезендә әйберләрне кире алып булмый. Әмма барыбер аларны кире кайтарту турында уйларга кирәк.

“Татар белән бәйле әйберләрнең татарныкы икәнен әйтеп тә тормыйлар”, дип борчыла Хуҗин.

Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова исә, Казанга ханлык чоры әйберләрен вакытлыча алып торып, күргәзмәләр оештыру фикерен белдерде.

Алтын Урданы бүлгәндә

Миңтимер Шәймиев Болгарны торгыза башлагач, галимнәр арасында бәхәс көчәйде. Болгар шәһәрендә сакланган бөтен биналар да Алтын Урда чорыныкы булса да, “болгар бабаларыбыз истәлеге”, “бабаларыбыз болгар” дигән сүзләр еш ишетелә башлады.

Шулай да, Дамир Исхаков сүзләренчә, Шәймиев төрки-татар теориясе турында уйлана башлаган, шул турыда галимнең үзенә дә шалтыратып, бу фикернең иң дөрес булуын әйткән.

“Берничә көннән белдем, Чуаш конгрессы Мәскәүгә “татарлар Болгарны үзләренә генә алмакчы”, дип шикаять язган. Бу турыда без аны кисәткән идек инде. Мирасны күтәргәндә, эшнең ни белән бетүен уйларга кирәк. Алтын Урда берьяклы әйбер түгел.

Төркиядә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев аппаратында эшләүче егетләр белән сөйләштем. Алар инде Назарбаевның китүенә әзерләнә башлаган. Казакълар Алтын Урданы бергәләп күтәрик, уртак мирасыбыз диләр. Әгәр татарны өлкән агай итеп танысагыз, Күк Урданы бирергә риза булуымны шаярып әйтеп куйгач, шым булдылар”, ди Исхаков.

Бишенче татар инкыйлабы

Гомумән, соңгы елларда Татарстан уку йортларында татар тарихын укыту кыенлашты. Дамир Исхаков киләчәктә татар тарихын укытуның тагын да зуррак проблемга әйләнү ихтималын әйтә. Чөнки яңа оешкан КФУ кысаларында бу турыда уйлаган кеше юк.

“Уйлаучы бүрек бетеп бара. Сәясәтчеләр ни барганын үзләре дә аңламый”, ди Исхаков.

1980 еллар ахырында татар милли хәрәкәте башында торган Дамир Исхаков, бәлки, татар күтәрелеше елларында куелган мәсьәләләрне яңадан карый башларга туры килмәгәе дип саный. Чөнки 20 ел элек эшләнгән мая бетеп бара.
Музей мөдире Рушания Хөснетдинова


“Татар болай гына бетмәс. Безнең мөмкинлекләр бар. Бүген – башка заман, шуңа башкача эшләргә кирәк. Аның өчен ресурс, акыллы кешеләр булу сорала”, ди ул.

Каюм Насыйри музеена татар милли мирасын саклау турындагы сөйләшүгә җыелган зыялылар мондый очрашуларны алга таба да оештыру турында киңәште. 21 февраль – халыкара туган тел көнендә зыялылар тагын түгәрәк өстәлгә җыелырга исәпли.

Музей мөдире Рушания Хөснетдинова биредә балалар, яшьләргә бушлай түгәрәкләр, кичәләр оештырырга тәкъдим итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG