Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда Азатлык радиосының ике хәбәрчесе тоткарланды


Мисырда Азатлык радиосының ике хәбәрчесе тоткарланды. Британ ватандашлары Роберт Тайт белән Габделилә Нуайми Каһирә һава аланына килү белән үк тоткарланды.

Азатлык радиосы җитәкчелеге әлеге хәбәрчеләрне кичекмәстән азат итәргә өндәде.

Бүген ген Мисыр хөкүмәте башлыгы армиягә чит ил журналистларына ярдәм итү эшен йөкләде һәм журнистлар эшчәнлегенә комачаулау тырышлыкларына киртә куярга кушты.

Бүген бу турыда премьер-министр Әхмәт Шәфыйк белән сөйләшүдән соң хөкүмәт вәкиле Мәһди Ради белдерде.

Атнакич Каһирә үзәгендә Reuters хәбәр агентлыгы хезмәткәре һәм CNN телевидениесе хәбәрчеләре кыйналды, грек журналистына пычак белән кададылар.

New York Times һәм Washington Post газетлары хәбәрчеләре кыска вакытка тоткарланды, полиция аларның икесенә кунакханәдән чыгуны тыйды.

АКШ, Британия һәм башка илләр Мисырда хөкүмәткә каршы урам чараларын яктыртучы чит ил журналистларын куркыту тырышлыкларын хөкем итте.
XS
SM
MD
LG