Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүндә үзгәрешләр таләбе белән урам җыены үтте


Үрдүн башкаласы Амманда бер меңләп кеше илдә реформалар үткәрү таләбе белән урам җыенына чыкты.

Чарада катнашучылар Каһирәнең Таһрир мәйданындагы җыенга теләктәшлек белдереп Үрдүн премьер-министры бинасыннан Мисыр илчелегенә кадәр урам йөрешендә катнашты.

Митингны Үрдүндәге “Мөселман кардәшлеге” хәрәкәтенең сәяси канаты булган Ислам гамәле фронты оештырды.

Атнакич Үрдүн патшасы Габдулла II Ислам гамәле фронты белән сөйләшүләр үткәрде һәм зур сәяси үзгәрешләр вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG