Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ernst&Young” эшен Татарстанда да җәелдермәкче


Александр Ивлев, Казан
Александр Ивлев, Казан

Хакимият абруйлы халыкара ширкәтләр ярдәмендә республикага инвестицияләр җәлеп итмәкче. Әмма бәйсез мәхкәмәнең булмавы һәм коррупция моңа киртә салырга мөмкин, ди белгечләр.

Пәнҗешәмбе көнне дөньядагы иң эре, иң абруйлы ширкәтләрнең берсе дип саналган “Ernst&Young” компаниясенең Казанда рәсми бүлекчәсе ачылуы турында игълан ителде.

Бу ширкәт бәйсез тикшерү, аудит, консалтинг ягъни теге яки бу өлкәнең мөмкинлекләре турында профессиональ киңәшләр бирүче бик абруйлы британ ширкәте булып санала.

“Ernst&Young” белгечләре Татарстанда инде берничә ел эшли икән. “Соңгы ике елда рәсми вәкилчелек ачу өчен өлгереп җиттек”, дип сөйләде Татарстан хөкүмәте башлыгы белән очрашудан соң ширкәтнең Русиядәге бүлеге җитәкчесе Александр Ивлев.

Рәсми хәбәрләргә караганда, бу халыкара аудит ширкәте “Татнефть” һәм “КамАЗ” кебек эре оешмалар, башка күпсанлы ширкәтләр белән эш иткән. Бу аларның халыкара стандартларга якынаю, үтә күренмәле булырга тырышу, ягъни аларга акча кертүчеләрне җәлеп итү өчен эшләнә.

Әмма “Ernst&Young” вәкилләре әйткәнчә, моңарчы ширкәт Татарстанда акчаларны тоту, салым түләүне тикшерү юнәлешендә түгел, күбесенчә консалтинг эшен алып барган.

Казанда рәсми офис ачылу уңаеннан үткән чарадан соң, беренче аудит, ягъни бәйсез тикшерүгә килешү төзелүе турында хәбәр ителде. Әмма әлегә бу ширкәтнең исеме әйтелмәде.

Шушы халыкара абруйлы ширкәтнең Русиядәге җитәкчеләренең берсе Александр Ивлев әйткәнчә, “Ernst&Young”ның Татарстандагы бүлекчәсе эш күләмен алдагы елларда 2,5-3 тапкырга арттырырга өметләнә. Ширкәт республикада башта бәйсез аудит һәм консалтинг хезмәтләрен җәелдерергә план кора, диде Ивлев.

Татарстан президенты республиканы инвестицияләр, бизнес һәм сәләтле кешеләр өчен кулай урынга әверелдерү бурычын куя, дип хәбәр ителә рәсми чыганакларда. Аңа ирешү өчен шушы халыкара оешманың эшчәнлеге дә ярдәм итәргә тиеш, дип фаразлана.

Халыкара тикшерүчеләрнең шелтәләре

Илдар Халиков
Пәнҗешәмбе көнне булган очрашудан соң премьер-министр Илдар Халиков, “Ernst&Young” белән бергә Татарстанның инвестиция җәлеп итү мөмкинлекләренә анализ ясалуын хәбәр итте. Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Татарстан хөкүмәте башлыгы: “Бизнес Татарстан белән кызыксына, әмма җитешсезлекләр дә бар. Ширкәт Русия өчен гадәти дип саналган коррупция механизмнары мәсьәләсендә безгә азрак шелтә белдерде”, диде. Ягъни яклар бу күренешнең Татарстанда да җәелүен таный.

Мондый шартларда чит ил ширкәтләре үз акчаларын Татарстанга ышанып алып килә алачакмы? Алар урланып бетмәсме, яки түрәләр бизнесны ябып куймасмы, кыенлыклар булган очракта мәхкәмәдә яклау табып булырмы?

“Ernst&Young” ширкәтенең белгечләре тендерларның ничек үтүе, янгын сүндерү, санитар табибларның бизнесны ябып кую мөмкинлеге, рөхсәт кәгазьләрен алыр өчен түрәләргә ришвәтләр бирү кирәклеге хакында беләме? Болар хакында алар үз хисапларында яза алачакмы? Әлегә билгесез.

Европа ирек алып килерме?

“Звезда Поволжья” газеты баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов халыкара аудит ширкәтенең Татарстанга килүен хупласа да, коррупция җәелгән бу җәмгыятьтә зур бизнесларны җәлеп итү авыр булачак дип саный.

Рәшит Әхмәтов
“Бу шартларда монда нинди бизнес килсен? Гадел мәхкәмә юк, көндәшлек юк. Мәгълүм швед ширкәте (IKEA) белән булган хәл күп нәрсә турында сөйли. Ул Мәскәүдә чираттагы кибетен ачу өчен бик зур ришвәт түләргә тиеш иде һәм ул аларны Европа стандартлары белән түли алмаган”, дип сөйләде Рәшит Әхмәтов.

Татарстанга халыкара ширкәтләрнең килүе бизнеска чит ил стандартларын алып килмәсме, эшмәкәрлек өлкәсендә ирекне арттырмасмы дигән сорауга, Рәшит Әхмәтов: “Әгәр алар зур проектлар белән килсә, нәрсәдер үзгәртә алырлар иде. Әмма хакимият аларны үз файдасына кулланырга тырыша, шуңа күрә чит ил ширкәтләре бернәрсә дә үзгәртә алмый дип уйлыйм”, диде.
XS
SM
MD
LG