Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Мисыр хөкүмәтен оппозиция белән диалогка чакыра


Европа Берлегенең тышкы сәясәт җитәкчесе Кэтрин Эштон Мисыр хакимиятләре белән оппозиция арасында кичекмәстән диалог башлау зарур диде.

Эштон моны Брюссельдәге Европа Берлеге саммитында катнашыр алдыннан әйтте.

Мисыр халкы белән Мисыр хөкүмәте алга таба бергә атларга тиеш. Мисыр халкын берәр план булуына ышандыру зарур”, - диде Эштон.

Аның әйтүенчә, 27 илне туплаган Европа Берлеге Мисыр хөкүмәтеннән сәяси үзгәрешләр җәдвәле булдыруны көтә.

Эштон әйтүенчә, пәнҗешәмбе кичен ул Мисыр вице-президенты Гомәр Сөләйман белән телефон сөйләшүендә протест белдерүчеләргә каршы көч куллануның кабул ителмәслек гамәл булуын белдергән.
XS
SM
MD
LG