Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ислам академиясе төзеләчәк


Башкортстан хакимиятләре Русия үзәк диния идарәсе белән берлектә ислам академиясе төзергә җыена.

Бу турыда Башкортстанның президент идарәсе башлыгы урынбасары Габбас Галләмов журналистлар белән очрашуда белдерде.

Галләмов яңа академия Русиядә исламга өйрәтү мөмкинлекләрен арттырачагын әйтте.

Хәзер күп кенә студентлар исламны гарәп илләрендә, шул исәптән Мисырның «әл-Әзһәр» университетында өйрәнә. Күпләрнең чит илләрдә укуы Русиянең үзендә ислам белгечләре җитмәү белән дә аңлатыла.

Уфадагы ислам академиясенә чит илләрдән дә укытучылар һәм белгечләр чакырырга җыеналар.

«Без чит илләрнең ислам университетларына көндәш булдырмакчыбыз һәм Корьәнне иң югары дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге бирәчәкбез», - диде Галләмов.
XS
SM
MD
LG