Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оптимальләштерүнең зыяны да бар


Соңгы көннәрдә мәгариф өлкәсенә яңа стандартлар кертү турында сөйләшүләр бара. Мәгарифкә кагылышлы соңгы җыелышта Русия премьер-министры Владимир Путин, бу тармакта ашыгыч карарлар кабул итмәскә чакырган иде. Ә моның белән беррәттән Татарстан мәктәпләрендә оптимальләштерү эше үткәрелә.


Татарстанда уздырылучы оптимальләштерү сәясәте бигрәк тә авыл мәктәпләренә көчле тәэсир иткән. Күп кенә район мәгариф бүлеге җитәкчеләре оптимальләштерү белән мәктәпләр ябылмый, үз статусларын гына алмаштыра дип әйтергә тырышса да, кайбер район мәгариф бүлеге башлыклары үзләрендә ябылган мәктәпләрнең әлегә санаулы гына булуын белдерә.

Балаларның аз тууы оптимальләштерүгә ярдәм итә

Авыл җирлекләрендә балаларның аз булуы, оптимальләштерү эшенә үзеннән-үзе ярдәм итә. Әйтик, республикада бүгенге көндә бер генә бала укый торган өч дистәдән артык мәктәп булса, ун балалы башлангыч мәктәпләрнең саны исә 40 дистәгә җитә.

Дөрес, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат үзәге бу хакта, төгәлрәге республикада уздырылучы оптимальләштерү сәясәтенең ничек баруы хакында, мәгълүмат бирергә теләмәде.

Балтач районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вакыйф Зәкиев, оптимальләштерү – бик катлаулы эш, мәсьәләгә ике яктан чыгып карарга кирәк, ди.

“Бер уйлаганда, кечкенә авылларда укыту-тәрбия процессын яхшыртып булмыйдыр, шикелле. Ә шул ук вакытта бу мәктәп укучыларын чит мәктәпләргә йөртү – аерым проблем. Автобуслар, юллар белән тәэмин ителү яхшы булмаганда, бу, минемчә, оптималь түгел. Шунлыктан менә бу урыны яхшы, теге урыны начар дип әйтеп булмый.

Бүгенге көндә Балтач районында кечкенә мәктәпләрне, оптимальләштерү програмына кертмәдек. Автобуслар булган очракта урта мәктәпләрне төп мәктәпләргә әйләндерү күздә тотыла.

Балтач районында 24 урта һәм төп, 27 башлангыч мәктәп бар. Узган ел өч башлангыч мәктәп кенә ябылып торган иде. Анысы да укырга балалар саны булмаганга күрә. Киләсе елда, автобуслар булган очракта, өч урта мәктәпне төп мәктәпкә әйләндерү мәсьәләсе тикшерелә”, ди Балтач районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вакыйф Зәкиев.

"Автобус йөреп торса, оптимальләштерү мөмкин"

Әтнә районы республикада әлеге сәясәткә карата кискен каршы чыкты, ди әлеге район мәгариф бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов. Ул оптимальләштерүгә ике яклап карап була, ди.

“Һәр мәсьәләнең ике ягы бар дигән кебек, бу мәсьәләдә дә нәкъ шулай. беренче ягы – бала тулы мөмкинлеге булган мәктәпләрдә укырга тиеш. Кызганыч, кечкенә мәктәпләрнең күп мөмкинлекләре юк. Бу яктан караганда, оптимальләштерү мәсьәләсе уңай хәл ителгән шикелле.

Ләкин, икенче яктан караганда, кечкенә авыллардагы мәктәпләрнең ябылуы – бик аяныч хәл. Мәктәп бит авылның, гомумән, мәдәният үзәге санала.

Оптимальләштерү, юллар булса, чит илләрдәге сыман автобуслар вакытында йөреп торса, ул, әлбәттә, әйбәт”, дип саный ул.

"Мәгарифкә икътисади яктан чыгып карарга кирәкми"


“Безнең районның 33 мәктәбендә бары тик 1510 бала гына белем ала. Моңа кадәр 2 мәктәп кенә оптимальләштерелгән иде, киләсе елларда исә 9 мәктәп оптимальләштерүне көтә. Аз балалы мәктәпләрне оптимальләштерү икътисади яктан караганда әйбәт инде.

Әмма мәгариф өлкәсен икътисад белән тәңгәлләштермәскә иде. Әле бит авыл җирләрендә ябылган мәктәпләрнең укытучылары да эшсез калачак. Кызганыч, без аларның барысын да эш белән тәэмин итеп бетерә алабыз дип әйтә алмыйм. Мәктәп ябуны, мәктәптә йозак эленеп торуны мин күз алдына да китерә алмыйм”, ди Айрат Каюмов.

Авыллар кечерәю сәбәпле оптимальләштерү эшеннән Мамадыш районы мәктәпләре дә читтә кала алмады ди, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәзир Фәизов.

“Мәктәпне ябарга кирәк дип кенә, юллары булмыйча, ерак араларда балалар интегеп йөри икән, оптимальләштерү бик начар. Балалар саны кимү сәбәпле, без 5 урта мәктәпне төп мәктәпкә, ягъни 11 сыйныфлы мәктәпләрне 9 сыйныфлыга калдырган идек.

Шулай ук 9 сыйныфлы мәктәпләрне 4 сыйныфлыга калдыру очраклары булды. Балалар саны булмагач, без моны эшләргә мәҗбүр калдык.

Йөреп, укучыларның белем сыйфатын сораштыргалаган идем. Начарайды дигән фикер белән очрашмадым. Әмма барыбер, үзем дә укытучы буларак, әйтә алам: машинада йөрү барыбер тормыш өчен куркыныч тудыра.

Мин барыбер һәр укучының үз авылындагы мәктәбендә белем алуы яклы. Безнең әби-бабайлар тикмәгә генә юл газабы дип әйтмәгәннәр инде”, ди Фәизов.

Оптимальләштерүнең нигезе салынмаган

Республикада зур авылга, зур мәктәпкә барып укучылар аз түгел. Быелгы кышкы бураннар вакытында юлларны вакытында чистартып өлгерә алмадылар. Шул сәбәпле күп укучылар атналар буе сабак алмады.

Республика президенты бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә, интернатлар кирәк дигән сүз әйткән. Әмма бер районның мәгариф бүлеге хезмәткәре сүзләренчә, укучыга 17 сум гына бүлеп бирелә икән. Бу акчага тәүлек буе ни ашатырга мөмкин?

Әлеге проблемга багышланган видеокиңәшмә вакытында мәктәпне саклап калу өчен, урыннардан дәлилләү кирәк дигән сүзләр дә булган.

Читтән караганда, оптимальләштерү сәясәте нигез салынмаган урынга өй төзүне хәтерләтә. Юллар чистартылмый, яхшы тораклар юк, чит урында бала йомылып кала.

Әле бер ел эчендә генә Балык Бистәсе районында үз-үзенә кул салучы да, Югары Осланда җәберләү очраклары да оптимальләштерүнең беренче җимешләре иде.
XS
SM
MD
LG