Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнхенда халыкара иминлек җыены бара


Мүнхенда кичә ачылган халыкара иминлек җыенында каралган төп мәсьәлә - Мисырдагы хәлләр булды.

Германия канцлеры Ангела Меркель Мисырда хакимияттә үзгәрешләрне тыныч юллар белән башкарырга чакырды. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, гарәп илләрендәге ризасызлык социаль тигезсезлек, коррупция һәм демократия җитмәүдән чыга, дип белдерде.

Халыкара җыенда шулай ук атом коралын җәелдерүгә каршы көрәш, глобаль иминлек, террор һәм экстремизмга каршы тору кебек мәсьәләләр турында сүз булачак.

Мүнхен җыенында АКШ һәм Русия вәкилләре стратегик коралны киметү турында инде расланган килешүне дә берберенә тапшырды.

Җыенда АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Европа Берлегенең тышкы сәясәте башлыгы Кэтрин Эштон, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнаша.
XS
SM
MD
LG