Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда президент сайлавына әзерлек башланды


Казакъстанда президент сайлавында катнашырга теләгән намзәтләрне теркәү башланды. Теркәлү 2 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Президент Нурсолтан Назарбаев сайлауны 2011 елның 3 апреленә билгеләде.

Сайлау 2012 елда үтәргә тиеш иде.

Семи каласында төзелгән инициатив төркем Назарбаевны 2020 елга кадәр президент итеп калдыру турында референдум уздырырга чакырып 5 миллион имза җыйды.

Назарбаев референдум идеясен кире каккач, парламент аның вәкаләтләрен озайтуны яклап тавыш бирде.

31 гыйнвар көнне Казакъстанның конституция мәхкәмәсе парламентның бу карарын конституциягә каршы, дип кире какты.

Узган ел 70 яшен тутырган Нурсолтан Назарбаев Казакъстан белән 1989 елдан бирле идарә итә. Соңгы сайлау 2005 елда узды.
XS
SM
MD
LG