Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Мәскәү хакимиятләре "Ачу көнен" үткәрергә рөхсәт итте


12 февраль көнне Мәскәүнең Театр мәйданында "Ачу көнен" оештырырга рәсми хакимиятләрнең рөхсәте алынды. Бу чара 2009 елдан бирле беренче тапкыр рөхсәт ителә. Оештыручылар җыелу урынын Триумф мәйданыннан Театр мәйданына үзгәрткән һәм җыенда катнашучылар 300 кешедән артмаячагы вәгъдә ителгән.

“Көтелмәгән хәл, рөхсәт алдык. Моны без кечкенә генә, әмма мөһим бер уңыш, дип саныйбыз”, диде декабрь аенда соңгы “Ачу көненнән” соң 15 тәүлек утырып чыккан “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов.

Театр мәйданыннан президент йортына таба йөрешне хакимиятләр тыйган.

Урам җыенының төп шигаре “Хакимиятне алмаштырырга вакыт” булачак, диде аны оештыручылар.

XS
SM
MD
LG