Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО генераль секретаре: Мөбәрәк Якын Көнчыгышта мөһим шәхес булып тора


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун бүген Мүнхендә ясаган чыгышында Мисырдагы бәрелешләр барлык бу төбәк тотрыклыгына тәэсир ясарга мөмкин дип әйтте. Ул Якын Көнчыгышта тынычлыкны урнаштыру арадашчылары булган АКШ, Русия, БМО һәм Европа берлеге вәкилләре очрашуына нәтиҗә ясап шундый фикер белдерде.

Пан Ги Мун Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкнең Израиль һәм Фәләстин арасында солых урнаштыруда төп шәхес булып торун ассызыклады.
XS
SM
MD
LG