Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37
Мисыр хакимиятләре белән оппозиция вәкилләре очрашуында Конституциягә үзгәрешләр әзерлиячәк комитет төзү турында килешенде. Бу хакта хөкүмәт вәкиле сүзләрен китереп, Франс-пресс мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Сөйләшүләрдә вице-президент Өмәр Сөләйман, шулай ук оппозиция вәкилләре катнашты. Очрашуда илдә тыелган, әмма зур йогынты ясаган “Мөселман кардәшлеге” хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.

Бүген Таһрир мәйданында мөселманнар һәм христианнар көч куллануда һәлак булганнарның рухына бергә дога кылды.

“Без мөселман яки христиан булуга карамастан, барыбыз да мисырлы. Илебезгә үзгәрешләр, барыбызга да иреклек һәм гаделлек телибез”, диде гыйбәдәттә катнашкан Рана исемле бер кеше.

Бүген Каһирәнең Таһрир мәйданында президент Хөсни Мөбәрәкнең урыныннан китүен таләп итеп инде 13нче көн урам җыены дәвам итә.

XS
SM
MD
LG