Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Рональд Рейган тууына 100 ел тулу искә алына


АКШта илнең иң уңышлы җитәкчеләренең берсе саналган 40нче президенты Рональд Рейган тууына 100 ел тулу искә алына.

1985 елда кабат сайланганда Американың 49 штаты аны хуплап тавыш бирде. 1994 елда аның Альцһеймер чире белән авырганы билгеле булгач, Рейган халык алдына бик чыкмый башлады һәм 2004 елда 94 яшендә вафат булды.

Рейган берничә мәртәбә Советлар Берлегендә булды һәм дистәләрчә тапкыр аның беренче президенты Михаил Горбачев белән очрашты.

Рейган һөнәри юлын Калифорниядә фильм студиясендә актер булып башлаган. Белгечләр аның сәясәттәге уңышлары профессиональ сәясәтче булмавына бәйле, дип саный.

Рейган АКШ тарихына эшсезлек һәм инфляцияне киметүче президент булып кереп калды. Халыкара сәясәттә исә аның Советлар Берлегендә коммунизм чорына нокта куюга керткән өлеше мөһим.
XS
SM
MD
LG