Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар имам Шамил Исхаков белән хушлашты


Җеназа ул салдырган "Казан нуры" мәчетендә үтте
Җеназа ул салдырган "Казан нуры" мәчетендә үтте

Казандагы җәмәгатьчелек вәкилләре Шамил Исхаковны соңгы юлга озатты. Җеназага аның улы “Ислам конференциясе оешмасы"нда Русия вәкиле, Казан шәһәренең элекке җитәкчесе Камил Исхаков та кайткан иде.


"Казан нуры" мәчетенең мөтәвәллият рәисе һәм баш имамы Шамил Исхаковны дүшәмбе 7 февраль көнне татар зиратында җирләделәр.

Мәрхүм белән хушлашу "Казан нуры" мәчетендә үтте. Көндезге намаздан соң мөселманнар мәчетнең ишек алдына чыгып, җеназа намазын укыды.

Мәрхүмне зиратка алып киттеләр
Хушлашу йоласына мәчеткә Шамил Исхаковның балалары, туган-тумачалары, шушы мәчеткә йөргән мөселманнар җыелды. Алар арасында "Ислам конференциясе оешмасы"нда Русиянең даими вәкиле, Казан шәһәренең элекке җитәкчесе Камил Исхаков та бар иде.

Шулай ук мәрхүм белән хушлашырга элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Казандагы күпсанлы мәчетләрнең имамнары килде.

Исхаковлар гаиләсенең кайгысын Казан шәһәр идарәсендә Камил Исхаков белән бер чорда эшләгән түрәләр дә уртаклашты. Җеназага Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Александр Гусев, парламент секретаре Лилия Маврина, Тышкы элемтәләр департаменты рәисе Тимур Акулов, Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева һәм башкалар килгән иде.

Шамил Исхаков үткән юл

"Казан нуры" мәчете мөтәвәллияте рәисе һәм аның баш имамы Шамил Исхаков якшәмбе көнне көндез, 87 яшендә вафат булды.

Ул 11 ел буе "Казан нуры" мәчетен җитәкләде һәм аны төзү эшләре белән җитәкчелек итте.

Шамил Исхаков 1924 елның 5 апрелендә Арча районы Ябынчы авылында туган. Аның әтисе дә, бабасы да мулла булган. Шамил Исхаков та ислам рухында тәрбия алган.

Совет заманында дини белем ала алмаса да, ул ислам тәгълиматын олыгая башлагач өйрәнгән, гел белемнәрен үстерергә тырышкан, дип искә ала аны белгән кешеләр.

Шамил Исхаковны озатырга шактый мөселман җыелды
Шамил Исхаков гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Мәчетенең төзелеше башланганда, аның улы Камил Исхаков әле Казан шәһәр идарәсе башлыгы булып эшли иде. Аның чорында Шамил Исхаков Казанның Яңа савин районында бер мәчеткә нигез салды, шулай ук шушы "Казан Нуры" мәчетен салдырды. Казансу буенда агач мәчет 1997 елда сафка басты.

Соңгы елларда Шамил Исхаков тырышлыгы белән “Казан нуры” мәчете янында мәдрәсә дә корылды.

Бу вакытларда ул бик авырып торса да, эшен ташламады, соңгы көннәренә кадәр мәчеткә килеп, намазлар укып, эшләрнең барышын күзәтеп йөрде, дип әйтә мәчеткә йөргән картлар.

Казанның элекке җитәкчесе Камил Исхаков һәм аның гаилә әгъзаларының дин юлына басуда Шамил абыйның да тәэсире булмый калмагандыр, ди милли җәмәгатьчелек вәкилләре.

"Шамил абый чын татар бабае иде"

Шамил Исхаковны белгән кешеләр аны бик кешелекле, чын татар җанлы кеше итеп искә ала.

Җеназага килгән Галимҗан абзый: “Шамил абый бик дини, бик кешелекле иде. Мин табип буларак аңа авыруларын дәваларга булыштым. Ул миңа әтием кебек якын иде”, диде.

"Казан нуры" мәчетенә намазларга йөрүче яшь мөселман Таһир: "Шамил абый шундый чын мөселман, милли җанлы, чын татар бабае иде, ул мәчетне төзеп, яңа мәдрәсә салып бирде.

Ул безнең өчен үрнәк иде. Аны югалту – безнең өчен зур кайгы. Без Исхаковлар гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын", дип әйтте.
XS
SM
MD
LG