Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр урам җыеннарын туктатырга әзер түгел


Мисырда хакимият һәм оппозиция 14 көн дәвам иткән каршылык чараларын туктатыр өчен килешүгә ирешә алмый.

Президент Хөсни Мөбәрәкнең урыныннан китүен таләп итеп ике атна элек башланган чараларда катнашучылар саны көннән-көн арта гына бара.

Каһирәнең Таһрир мәйданына көн саен йөзләгән мең кеше килә. Аларның төп таләбе – 30 еллап идарә иткән Мөбәрәкнең урыныннан китүе.

Вице-президент һәм Мөбәрәкнең төп таянычы булган Өмәр Сөләйман якшәмбе көнне оппозицияне демократик реформалар турында сөйләшүгә чакырды. Очрашуда тыелган “Мөселман кардәшлеге” төркеме вәкилләре дә бар иде.

Хөкүмәт оппозиция белән Конституциягә үзгәрешләр кертү турында килешкәнен хәбәр итте. “Мөселман кардәшлеге” хөкүмәтнең бу нияте “изге”, әмма аның җитди нигезе юк, дип белдерде.

Өмәр Сөләйман президент урынын алырга теләмәде

Мисыр күзләү идарәсенең элекке башлыгы, вице-президент Сөләйман оппозициянең 82 яшьлек президент Мөбәрәк урынын алу тәкъдимен кире какты.

Халыкара җәмәгатьчелек Мисырдагы хәлләрне тыныч кына күзәтә. Мөбәрәкне ачыктан-ачык яклаган да, вакытыннан алда урыныннан китәргә чакырган дәүләт башлыклары юк.

Израил президенты Шимон Перес (сулда) Мөбәрәк турында "аның тынычлык булдыру өчен керткән өлеше бәя биреп бетергесез зур һәм онытылмаслык” диде

Мисырга елына 1.5 миллиард долларлык ярдәм биреп торган АКШ, Мөбәрәккә сентябрь аенда чираттагы президентлык мөддәте беткәч, урыныннан китәргә кирәк, дигән ишарә ясады.

“Мисыр кире элекке хәленә кайтмаячак. Мисыр халкы ирек, гадел һәм ирекле сайлаулар, тәэсирле һәм җаваплы хөкүмәт тели”, диде АКШ президенты Барак Обама Fox News каналына.

Көнбатыш күзәтүчеләре Мөбәрәк урыныннан хәзер үк китсә, оппозиция сайлауга әзерләнеп өлгермәячәк, дигән борчылу белдерә.
XS
SM
MD
LG