Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланында яңа терминал октябрьдә ачылачак


Казан һава аланында елына 1 миллион 200 мең юлчыны үткәрерлек яңа терминал ачылачак, дип хәбәр итте Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

“2013 елда үтәчәк Универсиадага әзерлек барышында һава юлы транспорты үсешенә аеруча зур игътибар бирелә. Болгарстан партнерлары белән бергә салынган яңа 1А терминалы агымдагы елның октябрь аенда ачылачак”, диде Сафин министрлыгының коллегия утырышында.

19 мең 200 метрлык мәйданда очкыч көткән юлчылар өчен бүлмәләр, теркәлү һәм паспорт контроле, иминлек контроле бүлмәләре булачак. Шулай ук бу терминалда чит ил акчаларын алмаштыру һәм сәяхәт ширкәтләре бүлекләре, такси хезмәте булачак. Киләчәктә һава аланында машиналар кую өчен түбәсе ябылган берничә катлы корылма булачагы да хәбәр ителде.

Яңа ачылган терминал белән Казан һава аланы елына 3 миллионнан артык юлчыны каршы алып озата алачак.
XS
SM
MD
LG