Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52
Екатерина II реформалары

Бары 1788 елда гына Идел-Урал мөселманнары тормышында уңай дип бәяләрлек үзгәрешләр була. Алар Екатерина II (1762-1796) исеме белән бәйле. Патшабикә, мөселман подданныйларын үз файдасына куллану максатында, аларга карата шактый ук йомшак сәясәт йөртә башлый һәм бу юнәлештә тәүге адым ясый – Оренбурда "Мусульманское Духовное Собрание" (Мөселман Рухани Идарәсе) дигән оешма төзү турында карар чыгара. Аның каршысында ислам мәхкәмәсе – "Мәхкәмәи шәргыя" дә оештырыла. Идарәнең карамагына Казан, Оренбур, Уфа, Самар, Сембер, Сарытау, Пенза, Пермь, Тамбов, Әстерхан, Вятка, Тубыл һәм Томски губерналары керә.

1870 елларда мөфтилектә 2,074,182 мөселман, 3750 мәчет һәм 1569 мәдрәсә теркәлгән була. "Шура" журналы язганча, 1881 елда 16 миллион Русия мөселманына якынча 16 мең мәхәллә мәктәбе һәм 213 мәдрәсә туры килгән, аларда чама белән бер миллион ярым шәкерт укыган. Тик шунысын да истән чыгармыйк: әлеге уку йортларының күбесе мәчет янындагы бер сыйныфтан торган мәктәпләр булган, мөгаллимнәре исә шул ук мәчетләрдә имамлык иткән.

Екатерина II реформасыннан, ягъни Русия хакимияте исламны рәсми таныганнан соң, мөселман дини эшлеклеләре дә активлыгын арттыра. Алар инде хәзер белем эстәп искелек сазлыгына баткан Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләренә түгел, ә бәлки исламның Истанбул, Каһирә, Мәккә, Мәдинә кебек мөһим мәркәзләренә бара һәм дөньяга карашларын да камилләштерә башлый.

1868 елда Казан губернасында 729 мәчет була һәм бу сан алга таба ел саен арта бара. 1802 елда Түбән Новгородта бер керәшен христианлыкны ташлап, исламны кабул итә. Православие чиркәве чаң суга башлый; мәшһүр Н.Ильминский (1822-1891) һәм башка миссионерлар, чукындырылган татарларны үз канатлары астыннан ычкындырмас өчен, гадәттән тыш чаралар күрә. Закон көчен куллану белән беррәттән, миссионерлар фәнни-педагогик алымнарны да эшкә җигә. Н.Ильминский башлангычы белән 1867-1899 еллар эчендә 20 телдә 1,599,385 данәдә христиан динен мактаган китаплар басылып чыга.

Әлбәттә, мөселманнар да кул кушырып утырмый. Екатерина II башлап җибәргән реформалар нәтиҗәсендә гарәп хәрефле китаплар чыгаруга рөхсәт бирелә. Шуннан файдаланып, 1801-1855 еллар эчендә гарәп хәрефле 577 китап басыла. 1842-1852 елларда, ягъни ун ел эчендә 23600 Коръәни Кәрим һәм 44300 "Һәфтияк" (Коръәннең җидедән бер өлеше) нәшер ителә, 1853-1859 еллар эчендә исә 82300 Коръәни Кәрим белән 165000 "Һәфтияк" басыла.

Шул рәвешле китапларны нәшер итү дәвам иткән хәлдә мәгариф мәсьәләләре дә көн тәртибенә баса. Идел-Урал төбәгендә дини белем муллалар тарафыннан бирелә, шул сәбәпле патша хөкүмәте урыс булмаган халыкларның мәгариф мәсьәләләре белән артык кызыксынмый. XIX йөзнең ахырына кадәр һәр зур мөселман авылында диярлек мәчет янында мәктәп тә эшләп килә, шулай итеп балаларга башлангыч белем бирелә. Әмма мәчет имамнары нигездә шәкертләргә Коръән тәҗвиде (Коръәнне дөрес уку нормалары) һәм төп дини кануннарны өйрәткән. Күп кенә урыннарда мулла хатыннары (абыстайлар) авыл кызларына укуны (язарга өйрәтү хуп күрелмәгән) һәм дин нигезләрен өйрәтү белән мәшгуль булган.

Рәсми урыс мәгарифен чит күргән татар-башкорт яшьләре XIX гасырның уртасына кадәр югары белем алырга дип Урта Азия шәһәрләренә (Хива, Бохара, Сәмәрканд һ.б.) китә торган булган. Ләкин нәкъ шул елларда биредә дини белем бирү дәрәҗәсе түбән тәгәри, мәдрәсәләр, заман таләпләренә җавап бирмичә, искелек учакларына әйләнә. Габденнасыйр Курсави (1771/72-1812) һәм Шиһабетдин Мәрҗәни (1888-1889) кебек Урта Азиядә белем алган шәхесләр бу төбәктә мәгариф дәрәҗәсенең түбәнәюен күреп, мөселман мәгарифен ашыгыч рәвештә заманчалаштырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Туган якка кайткач та, бу фикерләрен тарату өчен, Урта Азиядәге кимчелекләрне халыкка фаш итәләр. Аларның бу эшчәнлеге соңыннан "җәдитчелек" дип аталып киткән хәрәкәтнең барлыкка килүенә сәбәпче була.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG