Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмер сатуда хәрәмләшүләр


Хәрәм дип саналган хәмерне сатуның да үз җае бар. Алкоголь инспекциясе коллегиясенең еллык утырышында республика премьер-министры Илдар Халиков һәм алкоголь ассоциациясе җитәкчесе Анна Галимова арасында хәмер җитештерү һәм сату турында кызу бәхәс туды.


Исерткеч эчемлекләр куллану кайберәүләр өчен гөнаһ булып саналса да, алкоголь малын сатудан кергән керем республика бюджетының әһәмиятле өлешен алып тора.

Әйтик, узган ел Татарстанда 73 мең 373 литр хәмер җитештерелеп сатылган. Бу күрсәткеч аннан алдагы елгыдан 5%ка күбрәк икән.

“Татарстан хәмер сатуда алда бара”


Алкоголь сатуда узган елгы нәтиҗәләргә багышланган җыелышта әлеге саннарны Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко китерде. Аның сүзләренчә, Татарстан хәмер сатуда Идел буе федераль бүлгесендә беренче урынны алып тора.

Ни хикмәттер – спиртлы эчемлекләрне җитештерү соңгы айларда бермә-бер арткан. Әллә инде республиканың төп хәмер җитештерү оешмасы “Татспиртпром”ның җитәкчесен алыштыру моңа йогынты ясаган, әллә инде Татарстандагы алкоголь эчемлекләр яратучылар кинәт кенә күбрәк эчә башлаган.

Татарстанда сатылучы хәмернең 19%ы чит илнеке

Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстан эчке базарына 49 якын һәм ерак чит илләрдән утыз бер мең литрга якын спиртлы эчемлек кертелгән. Чит ил аракысы күбрәк Украинадан, шәраблар Франция, Италия, Испания, Молдовадан булса, коньяклар Әрмәнстаннан, ә ликерлар Британиядән китерелгән. Шулай итеп чит илләрдән кертелгән хәмернең күләме 19%ка җиткән.

Марченко сүзләренчә, республикада ялган аракы сатуга каршы да көчле көрәш алып барылган. Әйтик, кулланучыларга сыйфатсыз исерткеч эчемлекләр сатучыларга каршы 18 мәхкәмә эше кузгатылган икән. Хокук бозучылардан 654 мең литр спиртлы эчемлек тартып алынган һәм 8 миллион ярым сум штраф салынган.

Бер караганда барысы да ал да гөл кебек күренгән җыелыш, башка җыелышларда булганы сыман шушылай ук тәмамланыр да кебек иде. Тик Татарстан алкоголь ассоциациясе җитәкчесе Анна Галимованың чыгышы әлеге җыелышның көн тәртибен үзгәртеп җибәрде.

Татарстанда канунсыз хәмер сату дәвам итә

Галимова сүзләренчә, Марченко китергән мәгълүмат белән килешү мөмкин түгел, чөнки Татарстанда канунсыз хәмер сату дәвам итә. Нәтиҗәдә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр зыян күрә.

Галимованың, “Татспиртпром” Татарстанга кертелүче хәмерне сатуда дистрибьютер ролен башкара, дигән сүзләренә премьер-министр Илдар Халиков та битараф калмаган. Ни әйтсәң дә, ул – әлеге оешманың мөдирләр шурасы җитәкчесе бит.

Анна ханым, үз тауарын чит регионнарга сата алмаганы өчен узган ел премьердан тәнкыйть ишеткән “Татспиртпром” оешмасы чит төбәкләрдән кергән хәмерне сатып, бу базарда лидер булуын күрсәтәме әллә дип, сорау куйган.

Әгәр шулай икән, “Татспиртпром” үз тауарын ничек итеп чит төбәкләргә сатырга тиеш соң? “Татспиртпром” бу эштә сату ширкәте “Алкоторг”тан файдалана дип, борчылуын белдергән ул.

“Алкоторг” белән “Татспиртпром”


Халиков, Галимованың сүзләренә ризасызлык белдереп, “Татспиртпром”ның “Алкоторг”ның бер өлешен сатып алганмы-юкмы икәнлеген хокук сагында торучылар тикшерергә тиеш, “Татспиртпром” һәм хөкүмәтне тәнкыйтьләп кенә эш бармый, бәлки үзегезнең берәр тәкъдимегез булыр дип, Галимовага сорау юнәлткән.

Хөкүмәт җитәкчесенең бу соравыннан югалып калмаган алкоголь ассоциациясе җитәкчесе әлеге тәкъдимнәрне читтән күзәтүче буларак әйтүен, бу хәлләргә тиешле чаралар күрергә кирәклеген белдергән. Халиков, моңа каршы, тиешле чараларның булачагына ышандырган.

Исегезгә төшерәбез, “Татспиртпром”ның элеккеге җитәкчесе Рәшит Шәйхетдинов соңгы эш көнендә “Алкоторг”ның 60%лык өлешен сатып алу турында документка кул куйган булган. Хәзерге вакытта республика арбитраж мәхкәмәсендә 48 миллион сумлык әлеге эш өстеннән тикшерү бара. Мәхкәмә утырышының дәвамы 21 февральдә булачак.

Шулай итеп, алкоголь инспекциясе коллегиясендә әлеге оешманың җитәкчесе Марченко белән алкоголь ассоциациясе җитәкчесе Галимова арасындагы каршылыклар бу тармактагы катлаулы төеннәрне ачып салды.

Бер яктан караганда “Татспиртпром”ның эшләре гөрләп алга бара, исерткеч эчемлекләр җитештерү арта. Ә Галимова, мондый оптимизмга сәбәп юк, ди.

Хәмер тирәсендә барган хәрәм белән хаклык арасындагы көрәшнең очы-кырые күренми.
XS
SM
MD
LG