Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчеттә һәркем күзәтү астында булачак


Казан мәчетләрендә иминлек чаралары көчәйтелә. Тагын бер имам-мөхтәсиб урыныннан читләштерелде.

Мәчетләргә килүчеләрне күзәтү артачак. Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз республика мөселманнары Диния Нәзарәтенең интернет сәхифәсендәге язмасында мәчеттәге һәрбер гамәлләргә мониторинг булдыру кирәклеге турында әйткән иде. Әлегә кадәр Татарстан мәчетләрендә барысы да тыныч булуга карамастан, инде иминлекне арттыру турында да йөкләмә булган. Казанның Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, мондый йөкләмә республика эчке эшләр министрлыгыннан килгән. Һәм алар Казан мәчетләре имамнарын җыеп гыйбадәт йортындагы сакчыларны арттыру, видеокамералар кую турында әйткән.

“Террорга каршы җыелышта шикле кешеләр керсә күзәтергә, аларны мәчет бинасында кундырмаска, әйберләр калдырырга теләсәләр алып калмаска, дидек. Әлбәттә барлык кешеләрне карап бетереп булмый. Әмма шикле кешеләр барыбер башкалардан аерылып тора, алар үзләрен сәеррәк тота. Андый кешеләрне күрергә була”, ди ул.

Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, намазга килүче мөселманнар үзләре дә иминлек чараларына каршы түгел. Чөнки монда алар өчен бернинди уңайсызлыклар тудырылмаячак. Ягъни тимер эзләүче җайланмалар урнаштыру күздә тотылмый. Бары сакчылардан һәм мәчеткә килгән мөселманнардан игътибарлырак булу сорала.


Тагын бер имам-мөхтәсиб читләштерелде


Ул бу иминлек чаралары 36 кешенең гомерен өзгән Мәскәүдәге “Домодедово” һава аланында булган шартлау белән аңлатылуын әйтә. Шулай ук Татарстанда төрле дини агымнар барлыкка килүе дә моңа сәбәп булган икән.

“Мөселманнар арасында бик күп төрле секталар барлыкка килде. Алар безнең республикада да күзәтелә. Әлеге чаралар алар белән дә көрәшү булып тора. Безгә хәзер бердәмлеккә омтылырга кирәк. Ә аңа ирешүгә Әбү-Хәнифә мәзһәбе генә ярдәм итә ала”, ди ул.


Әлбәттә, соңгы вакытларда Татарстанда төрле дини агымнар, аеруча да ваһһабчы, сәләфиләр турында еш ишетергә туры килә. Шул сәбәпле, хәтта бу агым тарафдарлары дип саналган Татарстанның кайбер мөхтәсибләре эшеннән читләштереләчәге фаразланды. Һәм алар тормышка та аша да бара кебек. Элегрәк Буа мөхтәсибе Линур хәзрәт Сабирҗанов үз урынын бушатса, узган атна азагында Теләче районы мөхтәсибе Фидаил хәзрәт Яруллин вазыйфасыннан читләштерелде. Рәсми рәвештә ул үз теләге белән китте диелсә дә, чынлыкта Госман һәм Линур хәзрәт кебек үк аның бу адымга мәҗбүри баруы билгеле булды. Фидаил хәзрәт исә “фетнә чыгарырга теләмим” дип, “Азатлык”ка тулы аңлатма бирүдән баш тартты.


Аның фикеренчә, бу “киттерелә” торган мөхтәсибләр исемлегенә төрле имам төрле сәбәпле эләккән. Әмма күбесенең җыелышларда курыкмыйча үз фикерләрен әйтүләре ошамый торган булган. Шулай ук Гарәп илләрендә укып ныклы белем алып кайткан имамнар янына яшьләрнең күбрәк тартылуы да кемнәрнеңдер “эчен пошырган”. Моңа кадәр элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакый аларны яклап килсә, хәзер инде бу таяныч юкка чыккан.

Шул ук вакытта әлеге мөхтәсибләрне чит ил идеологиясен алып кереп аны яшьләргә сеңдерүдә гаепләүчеләр бар. Мондый ялгыш юлга басучыларга хәзер дәгъват оештырмакчы булалар. Һәм бу уңайдан Казан мәчетләрендә җомга намазында “Ислам дине террорга каршы”, ислам хакыйкате турында вәгазьләр сөйләнәчәк.

Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, бу вәгазьләрне шәһәрнең барлык имамнарына таратканнар. Әзерләүчесе - Казан шәһәре имам-мөхтәсибе – Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

XS
SM
MD
LG