Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Башкортстанда “Кавказ Әмирлеге” әгъзаләре кулга алынды


Башкортстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте, кеше күп җыелган урыннарда террор һөҗүмнәре әзердәүдә һәм милициягә һөҗүм итүдә шикләнелгән дүрт кеше кулга алынды, дип хәбәр итте.

Кулга алынганнарның берсе – террор оешмасы саналган “Кавказ Әмирлеге”нeң Октябрьски шәһәре бүлеге башлыгы, дип хәбәр ителә. Аның шәһәрнең нефть эшкәртү берләшмәләренең берсендә эшләгәне мәгълүм.

Калгангары - 23-35 яшь арасындагы кешеләр. Җитәкчлере булуы фаразланган кешедә шартлаткычлар һәм корал, шулай ук шәһәрнең экстремизмга каршы бүлеге бинасының фотолары, шартлаткыч ясау турында китаплар, Октябрьски каласының милиция нокталары күрсәтелгән харитасы табылган.

Кулга алынган 23 яшьлек бер кешедә шәһәрнең бер мәктәбе рәсеме булган. Аларга каршы канунсыз корал сатып алу, аны ясау һәм куллану маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG