Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли җанлы милләттәш


Айрат Ибраһим
Айрат Ибраһим
Ибраһимов Айрат Исмәгыйль улы 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. Айрат абый элеккеге Советлар Союзы җирлегендәге татар дөньясын аркылыга да, буйга да гизгән шәхес. Ул узган юллар Германиядән алып, “Татар бугазы” төбендә утырган Владивостоккача сузылган. Мордовия, Нижгар, Пенза, Тамбов, Волгоград, Самар, Сарытау кебек күп кенә өлкәләрне гизеп, милләттәшләребез тормышын өйрәнгән.

Аның иң зур хезмәте – 1988 елда ук бөтен Советлар Берлеге өчен беренче карлыгач булган татар милли оешмасы “Туган тел”гә нигез салучыларның берсе булуы. Айрат абый бу оешманың ел саен алыштырылып торучы рәис вазифаларын байтак еллар башкаручы һәм 20 ел буе оешманың төп идеологы булып саналган.

Сембер “Туган тел”енең “балалары” – “Өмет” гәзите белән “Чишмә” телевидениесе тапшыруларының дөньяга килүендә дә Айрат абыйның хезмәте зур. “Туган тел”нең беренче рәисе буларак, “Чишмә” тапшыруын башлап җибәреп, белгеч килгәнче, дүрт ай буе алып баручы да, күп еллар “Өмет” гәзитендә эшләп укучыларның мәхәббәтен яулаган журналист та. Шул ук тынгысыз җан 1988 елдан бирле Шәһри Болгарга сәяхәтләр оештыручы, Ульян каласында беренче булып “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен, “Сембер җыры” бәйгеләрен башлап җибәрүче, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дәрес ачып җибәрүче күпкырлы сәләт иясе.

Айрат абый меценатлык эшчәнлегендә алып бара. Ул “Туган тел” тарафыннан билгеләнүче “Мәшһүр татар” исеменә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне үз өстендә тота. Үз акчасына китаплар чыгарып, тарата. Шул сәбәпле, татар дөньясын рухи яктан баета.

Бүгенге татар дөньясы Айрат абыйны “Азатлык” радиосының танылган журналисты буларак белә. Ул шулай ук Татарстан матбугатында да милләтебез язмышына бәйле саллы гына язмалары белән укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Айрат абый менә дигән язучы, публицист та. Аның “Нинди язмыш көтә сине, и туган тел?”, “Хаклык, җиңәчәк!”, “На похоронах лжи”, “Мәчетләребездә дә милләт язмышы”, “Өмет бары үзебездә генә” кебек телебез, динебез язмышын, халкыбыз тарихын бәян итүче дистәдән артык китабы, халкыбыз язмышына бәйле меңнән артык язмасы дөньяга чыкты.

Айрат абый өчен яшәешнең бердәнбер мәгънәсе – үзе кебек киләчәк буын калдыру, гасырлардан килгән табигый закончалыкны саклау.

Бу көннәрдә Айрат абыйга 75 яшь тула. Хәер, туган көннәренә исе китми аның. Ул гынамы, гаделсезлек хөкем сөргән бу илдә туганына үкенә дә әле ул. Әмма аның безнең арада булуына без – дуслары, туганнары, милләттәшләре шатланабыз.

Айрат абый кебек татар яшәешенә хезмәт куючы Казанда яшәп, түрәләр тирәсендә әз генә бөтерелсә дә, әллә ничаклы бүләк, дәрәҗәләр алган булыр иде. Шул сәбәпле, хискә дә бирелеп алам. Хөкүмәт җитәкчесе мин булсам, кадер-хөрмәт, дан-шөһрәт, һәйкәлләрне – чит җирләрдә, төссез, тамырсыз шәһәр-бистәләр, бар дөньясын ыслатып торучы галәмәт зур завод-фабрикалар төзүчеләргә, яисә туп тибеп, шар сугып, җил куучыларга түгел, ә үз халкыңның киләчәген барлап, саклап, аның яшәешенә өмет биреп торучыларына куяр идем. Халык алдында үз дәрәҗәмне күтәреп, нәкъ менә Айрат абый кебекләргә, үзләре исән чакта, бүген үк төзетер идем мин аларны.

Чынбарлыкка тормышка кайтып, бардыр андый җитәкчеләребез, игътибар итәрләр, хезмәтенә күрә хөрмәтендә күрсәтерләр дигән өмет-теләктә калам.

Нурулла Гариф
Казан шәһәре
XS
SM
MD
LG