Accessibility links

Кайнар хәбәр

Умаров Русиягә "кан һәм күз яшьләре" вәгъдә итә


Чечен сугышчылары башлыгы Доку Умаров һава аланында шартлауны оештыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Дәүләт Думасында ябык сөйләшүләр узды.

Доку Умаров гыйнвар аенда Мәскәүнең “Домодедово” һава аланында булган шартлауны оештыру эшләре өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, Русиягә “кан һәм күз яшьләре” елы вәгъдә итте.

24 гыйнварда һава аланының халыкара бүлегендә шартлауда 36 кеше һәлак булды, 150дән артыгы яраланды. 60лап кеше бүген дә хастаханәләрдә ята.

Умаров чыгышы язылган видео www.kavkazcenter.com сәхифәсендә дөнья күрде.

Доку Умаров һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерә
“Арабызда үзләрен интихар итәргә әзер булган тагын йөзләгән кардәшебез бар”, диде Умаров.

Тикшерүчеләр, “Домодедово”да үз үзен шартлатучы кеше чыгышы белән Төньяк Кавказдан булган 20 яшьлек егет, дип белдерде.

Президент Дмитрий Медведев Төньяк Кавказда хәрби чараларның тәмамлануын игълан итү белән каршылык Русия үзәгенә тарала башлады.

Узган елның мартында Мәскәү метросында 40 кешенең үлеменә китергән ике шартлауны да Доку Умаров көчләре оештырганы хәбәр ителгән иде.

Халыкны хакимиятләрнең киләчәктә дә аларны мондый һөҗүмнәрдән саклый алмавы борчуга сала. "Метродагы шартлаулардан соң хакимиятләр тиешле иминлек чараларын күрмәде", ди Дәүләт Думасы депутаты, “Гадел Русия” әгъзасы Олег Шейн.

“Элекке һөҗүмнәрдән соң “эшлибез” дип вәгъдә ителгән эшләр нигә эшләнмәде соң? Метродагы шартлаулардан соң метро станцияләрендә 500ләп махсус өйрәтелгән эт булачак, аларга акча табылачак, диелгән иде. Бүгенге көндә андый этләрнең саны 40 кына. Шулай ук металл эзләүче, шартлаткыч табучы җиһазлар, камераларга акча бүленәчәк, диелгән иде,” дип сөйләде депутат.
Олег Шейн: иминлек өчен аз эшләнә


Боларның барысына да ачу белдергән халыкны тынычландырыр өчен булса кирәк, ФСБ башлыгы “Домодедово” шартлавыннан соң кайбер зур иминлек рәсмиләренең эшләреннән китәчәген белдерде.

Бүген Дәүләт Думасында шартлауны тикшерү барышына багышланган ябык утырыш узды. Думаның иминлек комитеты башлыгы Владимир Васильев, транспорт министрлыгына һава аланнарында алдан игълан ителмәгән тикшерүләр уздыру хокукы биреләчәк, дип белдерде.

Шартлауны оештыруда шикләнелгән кешеләр кулга алынган.
XS
SM
MD
LG