Accessibility links

Артистлар инкыйлабка сусаган


Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе урыны өчен көрәш каты булды. Театрлар берлек эшеннән риза түгел.


7 февральдә Казанның актерлар йортында театр әһелләренең алтынчы корылтае кызу бәхәсләр, тирән үзгәрешләргә омтылу рухында үтте. Делегатлар берлекнең яңа рәисе итеп Фәрит Бикчәнтәевне сайлап, бу оешмага яшьләрне җәлеп итү, оештыруда заманча алымнар куллану кирәклеген белдерде.

Актерлар йорты кайнап торырга тиеш


Утырышны берлек рәисе Ринат Таҗетдинов ачты. Ул соңгы еллардагы эшчәнлек һәм актуаль мәсьәләләр турындагы хисап белән таныштырды.

Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан театрларына дәүләтнең финанс яктан ярдәм итүен, төзелеш, яңарту эшләрен алып баруын әйтеп узды. 2010 елда капиталь ремонттан соң Тинчурин театры бинасы ачылды, Качалов театрының реконструкциясе бара, бу елның август аенда “Әкият” курчак театрының яңа бинасын ачу планлаштырыла.

Мәдәният министры Зилә Вәлиева чыгышы ахырында театр әһелләре рәисе Ринат Таҗетдиновка рәхмәт хаты тапшырды. Таҗетдинов 20 ел дәвамында берлек рәисе булды.

Александр Калягин чыгыш ясый
Русия театр әһелләре рәисе, халык артисты Александр Калягин корылтайның дәрәҗәле кунагы иде. Аның фикеренчә, Татарстанда яхшы театрлар бар, ләкин проблемнар да байтак.

“Татарстан театрларының ике проблемы бар. Беренчесе – театрлар Русия күләмендәге иҗади проектларда катнашмый диярлек. Шулай да театр тормышы кайнап тора. Республикада яхшы театрлар бар, хөкүмәт театр үсешенә ярдәм итеп тора.

Икенче проблем – актерлар йорты. Русиядә 20дән артык актерлар йорты бар, күбесендә көн саен диярлек ниндидер чаралар үтеп тора.

Шулай ук, Русия күләмендәге гомуми проблемнар да бар. Дәүләт мәдәниятне финанслауны туктату сәясәтен алып бара. Театр беркайчан да үзе генә эшләгән акчага яши алмаячак. Аңа һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк”, диде Александр Калягин.

Театрлар берлек эшеннән риза түгел

Корылтай делегатларының күбесе үткән 5 елдагы театр әһелләре берлеге эшенә “канәгатьләнерлек” дип бәя бирсә дә, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев берлек эшеннән риза түгел.

“Менә безнең татар дәүләт театры ачылгач, ник алар бер килеп күрсеннәр, ник бер шалтыратсыннар, ник бер белешмә ясасыннар?! Ярдәм кирәкме-юкмы дип сорасыннар.

Раил Садриев
Спектакльләргә дә килгәннәре юк. Монысы – бер. Акча юк дип була, әлбәттә.

Ринат Таҗетдинов бу вазифада 20 елдан артык. Бина юк, актерлар йортына яшьләр керми. Корылтайда 30 яшькә кадәр 2 генә кеше катнаша”, дип тәнкыйтьләде театр берлеге эшчәнлеген Раил Садриев.

Корылтайның төп хикмәте театр әһелләренең яңа идарә рәисен сайлау булды. Дөресен әйткәндә, Ринат Таҗетдинов эшеннән күпләр риза түгел. Театрлар да, халык та берлек эше белән таныш түгел. Чөнки Татарстан театр әһелләре оешмасының күренеп торган эшләре юк. Казанның актерлар йортында очрашулар сирәк үтә. Ә бит бу йортта милли тормыш кайнап торган чаклар да булган.

Драматурглар, режиссерлар җитми


Галиәсгар Камал театры артисты Илдар Хәйруллин, театрларның төп проблемы – югары дәрәҗәдәге драматурглар һәм режиссерлар әзерләү, дип саный.

Илдар Хәйруллин
“Беренчедән, драматургияне үстерергә кирәк. Драматургларны укытырга кирәк. Драматургиянең дә үз кануннарын тирәнтен өйрәнергә кирәк. Ә бездә, бәлки, тиешенчә өйрәтмиләрдер? Безнең төп проблема – профессиональ драматурглар, режиссерлар җитмәү.

Артистларны укыта алабыз әле. Ә менә режиссер Мәскәүдә укып кайтырга тиеш. Ул анда гына чын профессионал була ала. Әйтик яшь малай, режиссерлыкка укып кайта икән, ул мине, өлкән кешене, үзенең фикере белән җәлеп итәргә, үзе артыннан әйдәп барырга тиеш”, диде Илдар Хәйруллин.

Фәрит Бикчәнтәев җиңеп чыкты

Корылтай эшен күзәтүчеләр фикеренчә, берлек рәисен сайлау, аерым кешегә тукталу шактый четерекле була. Аерым бер төркем, шул исәптән Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, кайбер депутат-язучылар рәис итеп Илдар Хәйруллинны күрергә теләгән. Дәүләт ягы исә Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә тукталырга уйлаган.

Буа театры җитәкчесе Раил Садриев исә берлек рәисе яшь кеше булырга тиеш дип уйлый.

“Беренчедән, ул менеджер булырга тиеш, чөнки ул театр дөньясындагы ихтыяҗларны кайгыртырга тиеш. Аннары абруйлы, дәрәҗәле кеше, лидер, шәхес булсын ул. Минемчә, Ринат Таҗетдинов – көчле артист, әмма лидер түгел. Шуңа күрә оешма шундый хәлгә төште.

Киләчәктә театрларга авыр булачак. Бу җитәкчеләргә генә бәйле түгел”, ди Садриев.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә рәис итеп Фәрит Бикчәнтәев сайланды. Аңа – 104, Илдар Хәйруллинга 50 кеше тавыш биргән.

Фәрит Бикчәнтәев
Алга таба милли театр үссен өчен нишләргә? Нинди адымнар ясарга кирәк? Бу турыда театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев:

“Тирәнгә баткан финанс ялганлыкны сүтәргә кирәк.

Актерлар йорты театр үзәге булырга тиеш. Без гомуми театраль проектлардан ерак торабыз. Русия проектларына кермибез, катнашмыйбыз. Сайтларны булдыру, мәгълүмати ташкын кирәк. Материаль базаны ныгытырга, эшмәкәрләрне тартырга кирәк”, диде.

Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев 1962 елда Казанда туган. 1983 елны Казанда театр училищесын тәмамлаган, 1989 елдан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академик театры режиссеры. 2002 елдан алып шушы театрның баш режиссеры.

Фәрит Бикчәнтәев Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.
XS
SM
MD
LG