Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:22

Ике генерал “Домодедово” шартавыннан соң эштән алынды


Транспортта иминлек өчен җаваплы булган Федераль Иминлек Хезмәтенең ике офицеры “Домодедово” шартавыннан соң эштән алынды. Тагын ике генералга шелтә белдерелде.

Бу рәсмиләр исемлеген бүген ФСБ башлыгы Александр Бортников Русия президенты Медведевка тапшырды.

Русиянең Дәүләт Думасында “Домодедово” шартавын тикшерүгә багышланган ябык утырыш узды. 24 гыйнварда булган шартлауда 36 кеше үлде, 120 кеше яраланды.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә чечен сугышчылары башлыгы Доку Умаров алды.

XS
SM
MD
LG