Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда шәригать нигезендә хөкем ителү кануны бер елга озайтылды


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат шәригать нигезендә хөкем итү турындагы канунны тагын бер елга озайтты. Әлеге канун 2012 елның мартына кадәр гамәлдә булачак. Шәригатьчә хөкем җәзалары арасында кулны кисү һәм гаепләнүчене таш атып үтерү кебек чаралар да бар.

Шәригать нигезендә хөкем ителү кануны беренче тапкыр 1982 елда парламентта хупланып Багучылар Шурасы тарафыннан сынау буларак биш елга кертелде. 1991 елдан бирле канунның мөддәте озайтыла килде.

Иран белгечләре фикеренчә, шаригать нигезендә кертелгән хөкем җәзалары илдә җинаятьчелекнең кимүенә китерми, киресенчә көч куллануны арттыра.
XS
SM
MD
LG