Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Мортазинның иреккә чыгуын канунсыз дип тапты


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Менделеев районы прокуратурасы "Ирек Мортазин вакытыннан алда иреккә чыгарга лаек түгел" дигән карар чыгарды.

Менделеев районы прокуратурасы, "Татарстанның элекке президентының матбугат вәкиле Ирек Мортазин вакытыннан алда иреккә чыгарга лаек түгел", дип карарны Югары мәхкәмәгә җибәрде.

Татарстанның Менделеев район мәхкәмәсе 31 гыйнварда Мортазинны Менделеев колония-поселениесеннән шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында карар чыгарган иде.

Менделеев прокуратурасы бу карарны канунсыз һәм дәлилсез дип бәяләде.

Прокуратура белдерүендә, мәхкәмә тоткынга соңгы вакытларда белдерелгән ике шелтә һәм аның изоляторга ябылуын исәпкә алмаган, диелгән.

Прокуратура Мортазинны вакытыннан алда чыгару карарын кире мәхкәмәгә кайтарып, аны гамәлдән чыгарырга кушты.

Иреккә чыккач “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Мортазин, колониядә яза башлаган романын язып бетерергә теләвен һәм иҗтимагый-сәяси вә хокукый эшчәнлеккә керешергә җыенуын әйткән иде.

15 февральдә Мәскәүдәге “Ватандашлар хокуклары өчен” исемле комитетта Мортазин һәм аның адвокаты Юрий Зак катнашында матбугат очрашуы планлаштырылган. Аның темасы “Хәзерге Русиядә вөҗдан тоткыннары: карашлары өчен эзәрлекләү” булачак.

Ирек Мортазин: “Мин Русиянең дошманы түгел”
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG