Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Русия Мәскәүдә эшләүче “Guardian” британ газетасы журналисты Люк Һардингны илгә кертмәде. Ул Дагыстанга барып, интихарчы кызның әтисеннән әңгәмә алган иде.

Люк Һардингны узган шимбәдә Лондоннан Мәскәүгә кайтканда, “Шереметьево” һава аланында паспорт тикшерүе узганда туктатканнар. Аның сүзләренчә, документ тикшерүче хатын-кыз паспортны алгач, нык дулкынлана башлаган.

«Берәү минем паспортымны алып бер бүлмәгә кереп китте һәм озак та тормыйча әйләнеп чыгып: «Сезнең өчен Русия ябык дип әйтте», ди ул.

Һардингка кире паспортын бирмичә, бер бүлмәгә кертеп утыртканнар. Аңардан башка ул бүлмәдә Конго һәм БДБ илләреннән берничә кеше булган. Шул ук көнне аны Лондон очкычына утыртып, визасын гамәлдән чыгарылган паспортын биреп, кире кайтарып җибәргәннәр.

Русия җавабы

«Guardian» басмасы баш мөхәррире Алан Расбриджер Һардингның куылуын тәнкыйтьләп чыкты. Һәм моны Русиядә сүз ирегенең кысылуы белән бәйләде.

Сишәмбе Русия тышкы эшләр министрлыгы моны журналистның аккредитация эшендәге төгәлсезлекләре белән аңлатты. Ягъни, ул үзенең журналист таныклыгын вакытында килеп алмаган, диелде.

Һардинг бу аңлатма белән килешми. Аның сүзләренчә, әгәр ул Русиягә кертелгән булса, һичшиксез, аны барып алачагы көн кебек ачык. Ул бу хәлләрне үзенең һөнәри эшчәнлеге белән бәйли.

Туры әйткән туганына ярамаган

Һардинг соңгы ике айда Лондонда булып Wikileaksтан алган мәгълүматлар, нигезендә, “Guardian”да язмалар бастырып килде. Алар арасында Русия, аның җитәкчелеге, танылган сәясәтчеләр һәм эшмәкәрләр турында да яңалыклар бар иде. Ул анда Wikileaksка нигезләнеп, Путин хакимияте вакытында Русиянең мафия дәүләтенә әйләнүен яза.

“Guardian” журналистының Русия хакимияте белән элек тә каршылыклары булгалады. Беренче тапкыр ул Мәскәүгә нәкъ Русия белән Бөекбританиянең агулап үтерелгән элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненко тирәсендә барган дипломатик җәнҗал вакытында дүрт елга килде. Һәм бу вакыйгаларны тасвирлады.

Әмма ул вазгыятьнең узган елны кискенәюен әйтә. Апрельдә ул Ингушка баргач, тоткарланып кисәтелгән булган.

Июнь аенда Һардинг тагын Дагыстанга барып, Мәскәү метросында үзен шартлаткан интихарчы кызның әтисеннән әңгәмә алды.

XS
SM
MD
LG