Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:54

КФУ акча эшләү йортымы?


Казан федераль университетының галимнәре киләчәктә бу уку йорты акча эшләүче ширкәткә генә әйләнеп калмасмы, дип борчыла. КФУ белән җитәкчелек итү эше икътисад белгечләренә тапшырылды. Алар алдына куелган төп максат исә, университетны үзен-үзе туендыра алырлык уку йорты итү.

Электән үк дан казанган Казан дәүләт университетын берничә уку йорты белән кушып, федераль университет төзүне студентлар да, галимнәр дә борчылып кабул итте. Мәскәү боеруы булганга, хәзер инде бу мәсьәлә җайланды. Алай да университет галимнәре әле дә, КФУны алдагы елларда ниләр көткәнен аңлап бетерми. Татар филологиясе һәм тарих факультеты галиме Хатыйп Миңнегулов берләшүнең татар файдасына булуына шикләнә.

“Классик университетларның төп сыйфаты – тотрыклылык. Анда замана үзгәрешләре керергә тиеш түгел. Шул вакытта гына университетлар үз вазифаларын үти. Казан дәүләт университеты аерым да яхшы яшәде. Шушы уку йортының нигезен, структурасын саклап калып киңәйтү генә булса, яхшырак булыр иде.

Хәзер безгә педагогия университетын куштылар. Бу гамәл һич башыма сыймый. Чөнки бу уку йорты инде дистә еллар яшәгән. Аның үзенең тарихы, үз структурасы, вазифасы бар.

КДУдан федераль университет ясау – югарыдан хәл ителгән мәсьәлә. Бу гамәлне башкарганда, бездән киңәш сораучы булмады. Мәскәү тарафыннан эшләнгән әйберләрнең татар файдасына булуына шикләнәм. Чөнки мәгариф тармагындагы күп кенә үзгәрешләрдә милли яклар искә алынмады”, ди Миңнегулов.

Университет җитәкчелеге уку йортларын үз-үзен туендыра алырлык итү максатын куйганда, Хатыйп Миңнегулов, фәнне акчага гына бәйләп карау – зур ялгышлык, ди.

“Төгәл фәннәргә караганда, һуманитар фәннәргә игътибар гел азрак булды. Бары тик 90нчы елларда гына бу вазгыять уңай якка үзгәрә башлады. Хәзер югары уку йортларына “үзегезгә үзегез акча табыгыз” диелде. Әмма фәнне акчага гына бәйләргә ярамый.

Кайбер тармаклардан табыш көтү мөмкин дә түгел. Бу чорда һуманитар фәннәр язмышы ничек булыр дигән сорау борчый. Бигрәк тә татар тарихын, телен, әдәбиятын, рухи мәдәниятын өйрәнү ничек булыр?”, ди Миңнегулов.

КФУның икътисад эшләре буенча проректоры, ә аңа кадәр республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин, уку йорты җитәкчелегенең финанс мәсьәләләргә өстенлек бирү начар нияттән чыгып башкарылмый, ди. Аның сүзләренчә, нинди генә фәнне алма, матди нигезе булмаса, ул үсә алмый. Профессорларга да тиешле хезмәт хакын түли алмау проблемы бар, ди Сафиуллин.

“Җәмәгатьчелектә нишләптер фәнни һәм икътисади яссылык бер-берсенә каршы куела. Әгәр без көчле университет ясарга телибез икән, иң яхшы профессорларны чакырту – шарт. Аларга яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Яхшы матди нигез булмыйча, уңышка ирешеп булмый.

Дәүләт галимнәргә бик аз түли. Шуңа күрә алар бер уку йортыннан икенчесенә күчеп йөреп эшләргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә белем бирү сыйфаты төшә. Яхшы түләсәк, галимнәр буш вакытларын фәнгә юнәлдерәчәк. КФУ нигезендә акча эшләргә теләү, бу икътисади фәннәргә генә өстенлек биреләчәк дигән сүз түгел. Якындагы 10 елга уку йортының үз планы төзелде. Биредә финанслар элеккечә һәр факультетка гадел бүлеп биреләчәк”, ди Сафиуллин.

Университетның яңа җитәкчелеге киләчәктә төрле факультетларга акча гадел бүленәчәк дип вәгъдә итсә дә, кайбер галимнәр КФУда һуманитар фәннәргә элекке караш кире кайтырга мөмкин, дип борчыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG