Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

"Молодежь Татарстана" – уникаль басма. Үзенчәлеге шунда ки, аның электрон версиясен басма версиясенә караганда күбрәк кеше укый. Газет бары тик интернетта гына сакланып калмасмы? Бу хакта без басманың баш мөхәррире Булат Сруров белән әңгәмә кордык.


Бу интервью шунысы белән дә актуаль – кайбер матбугат чараларының нәширләре үз сайтларын актив яңартыргамы-юкмы дигән сорау алдында тора. Берәүләр сайт газетның тиражын төшерә дип уйласа, икенчеләре, киресенчә, интернет-версия кәгазь газетны рекламлый дип уйлый. Дөреслек кайда? Әйдәгез бергәләп эзләп карыйк.

Булат әфәнде, сезнең moltat.ru сайты “Молодежь Татарстана” газетына караганда күбрәк укыла. Бу газет өчен нормаль хәлме?


Безнең аудитория – яшьләр. Аларның күбесе, билгеле, бушлай мәгълүматка ияләшеп беткән. Киоск каршында акча сузып, газет сатып алучы яшьләрне күрү үзе нонсенс кебек кабул ителә.

Безнең сайт 2000 еллар башында эшләтеп җибәрелгән. Бу бик дөрес һәм кыю адым булган. Нәкъ менә шул вакытта газетның интернет-версиясен эшләтеп җибәрү зур аудитория яуларга мөмкинчелек бирде, дип уйлыйм.

Безнең сайтка керү республиканың башка популяр иҗтимагый газет сайтларына керү белән тиңдәш: “Вечерняя Казань”, “Республика Татарстан”, “Казанские ведомости”, мәсәлән. Аларның интернет-аудиториясе безнеке белән бер чама.

Башка басма матбугат чараларында газетны укучылар күбрәк булса, бездә бу киресенчә. Гыйнвар аенда безнең тиражыбыз 3800 булса, ә сайтта атнасына керүчеләр саны 13 меңнән артып китте. Ә декабрь аенда бу сан 11 мең иде. Динамика сизелә.

Сайтка алай артык игътибар бирү газетның кәгазь вариантын үтермәсме соң?

Без бу сайтка артык көч салабыз димәс идем. Без анда газетта чыккан язмаларны гына элеп барабыз. Сайт атнага бер тапкыр яңартыла.

Яшьләр хәзер бик актив. Аларга язмалар уку гына җитми, интерактивлык кирәк: танышу-кавышу, аралашу ише чаралар да кызыклы. Ә моны булдырыр өчен сайт белән көн дә шөгыльләнергә кирәк.

Күп кенә анализлаганнан соң түбәндәге нәтиҗәгә килергә була: безнең сайт күбесенчә киңәшче ролен үти. Дәүләт басмасы булгангамы, ышаныч белән карыйлар безгә. Кайбер темалар янында башкалары барлыкка килә. Мәсәлән, безнең 3-4 язмага көн дә берничә коммент язып калдыручы була.

Беренчесе – Русия һәм Америка армияләрен чагыштырган 2009 елгы мәкалә. Бүген анда 2000ләп комментарий бар. Анда хәтта Домодедово хәлләре вакытында “менә шундый теракт булды” дип хәбәр калдыручылар булды. Ягъни бу мәйданда даими утыручы яшьләр бар. Бер мәкалә базасында төрле проблемаларны, темаларны чишәргә тырышу, аралашу бара.

Аннары “Көмәнне ничек төшерергә” (“Как избавиться от беременности”) дигән язма чыккан иде. Анда баладан котылуның халык ысуллары тасвирланган. Газетта “бу ысулларны кулланырга ярамый” дип тә язып куйдык. Күрәбез – бирегә 13-14 яшьлек кызлар балага узып, “Нишлим икән? Әниләргә ничек белгертмәскә?” кебегрәк язулар басыла. Көненә шулай 200әр комментар булгалады. Бу тема – куркыныч тенденция. Башка даирә кешеләренә, мәсәлән, түрәләргә уйларга урын бар монда.

Өченче язма “Ничек Америкага китәргә?” (“Как уехать в Америку?”) дип атала. Ул 2004 елда басылган. Анда Америкага китәр өчен киңәшләр бирелгән иде.

Хәзер яшьләр мәкалә язарга иренә. Язып алып кил дисәң, озак көтәргә туры килә. Ә менә комментарларга килгәндә, су буе язып тутыралар. Сез бу кайтавазларны кулланасызмы?

Без интернет-аудиторияне бераз газетка күчерер өчен, аларны газетта бастырабыз. Чөнки яшерен-батырын түгел: интернет-версия акча китерми.

Икенчедән, ул – үзе мәгълүмат чыганагы. АГМУ дигән институт булган вакытта, имеш-мимешләрдән чыгып, аны ябалар дип язып чыккан идек. Шунда без комментарларга нигезләнеп кенә дә, бер аерым язма чыгардык.

Газетка һәм сайтка реклама җыю аерыламы?

Сайтка рекламаны махсус эзләгәнебез юк. Яки безнең аудитория саны реклама бирүчеләргә әлегә кызыклы түгел. Без баннерны бик арзанга гына сата алабыз. Шуңа моның белән шөгыльләнү әлегә үзен икътисади яктан акламый. Ә газетка килгәндә, күп кенә реклама бирүчеләрдә “хәерче студент” дигән стереотип әле дә саклана. Шуңа алар яшьләргә юнәлгән рекламаны күбрәк телевидениегә бирергә ашыга.

Яшьләр һәм социаль челтәр. Бу ике сүз хәзер синонимнарга әйләнеп килә. Сез аларга нинди дә булса интеграция ясыйсызмы? Аннан яшьләрне җәлеп итү өстендә эшлисезме?

“Вконтакте”да эксперимент рәвешендә генә “Мисс “Молодежь Татарстана” бәйгесенә рубрика чыгарган идек. Бу сайлау мөмкинлеге булсын өчен эшләнде. Анда керүчеләр күп булды. Хәзер социаль челтәрләр аша кешеләр күбрәк керә. Аннары сайтта без төрле социаль челтәрләрнең төймәләрен куйдык.

Хәзер яшьләр арасында төрле куркыныч темалар бар: шикле субкультуралар, фанатлар һ.б. Шундый темалар басылган очракта төрле комментарлар булуы ихтимал. Сездә аларны чистартып баручы, модератор бармы?

Юк. Бездә премодерация юк. Комментарлар язылу белән чыга.

* * *

Яшьләр – актив катлам. Билгеле, аларга мәгълүмат алу белән бергә, үзләрен, карашларын, мәсләкләрен белгертү дә мөһим. Матбугат чаралары да үзләренә җәлеп итәр өчен яңадан-яңа ысуллар, яңа темалар, яңа элемтә чаралары тудыра. Бу җәһәттән аларга уңышлар телисе генә кала.

XS
SM
MD
LG