Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иж-Буби мәктәбенә дә ябылу куркынычы яный


Иж-Буби мәктәбендә
Иж-Буби мәктәбендә

Оптимальләштерү шаукымын сылтау итеп, Әгерҗе районының данлыклы Иж-Буби мәктәбен дә җиңел кулдан ябып куярга мөмкиннәр. Хакимият тарихи татар авылларындагы мәктәпләрне саклап калырмы?

Мәгърифәтче Бубыйлар белән бәйле булган, аларның музее эшләп килгән данлыклы Иж-Буби мәктәбен ябу турында йөргән сүзләр Казан җәмәгатьчелегенә дә килеп иреште. Шуннан соң 10 журналист, Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар яшьләре җыены вәкилләре, бертуган Бубыйлар тарихын өйрәнгән галимә Альта Мәхмүтова Әгерҗе районы Иж-Бубига хәлне тикшерергә, халык һәм җитәкчеләр фикерен тыңларга чыгып киттек.

Удмуртия республикасы кырыенда урнашкан Иж-Буби авылы халкының, мәктәпне саклау өчен төрле оешмаларга хатлар, мөрәҗәгатьләр язып кына калмыйча, татар авылларында мәктәпләр ябылу проблемын бөтен Татарстанга ишеттерәсе килә. Бигрәк тә, югарыдагы түрәләргә.

Бубый мәктәбенең киләчәге бар-барын...


Бүген Бубый мәктәбендә 87 бала белем ала. Аларны 22 укытучы укыта. Мәктәптә яшь укытучылар да байтак. Моның үз сәбәбе дә бар: авылда яшьләргә ипотекага йортлар сала башлаганнар, хәтта яңа урам да барлыкка килгән.

Иж-Буби мәктәбендә Кодаш, Иж-Бәйки авылы балалары да укый.
Барлыгы җиде укытучы, 35 бала күрше авыллардан килә. Башлангыч сыйныф һәм биология бүлмәләрен заманча технологияләр белән дә җиһазландырганнар. Мәктәп мөдире Эльмира Маннапова сүзләре белән әйтсәк, алга таба эшләргә мөмкинлек бар.

Әмма Мәскәү кушуы белән БДИны урысча гына тапшырганга күрә, тугызынчы сыйныфтан башлап математика, физика һәм химияне өлешчә урыс телендә укыта башлаганнар.

Шунысын да әйтик, укучылар имтиханнарны яхшы тапшыра. Күрсәткечләре районныкыннан югарырак. Моны һич кенә дә бер-ике фәнне урысча терминнар белән укытуга кайтарып калдырырга ярамый: беренче чиратта белемле укытучылар сорала.

Быел мәктәпне өч кенә укучы тәмамлый. Дөрес, яңа уку елында беренче сыйныфка 10 бала килергә тора. Аннан соң да мәктәп яшенә җитеп килүче балалар күп. Бубый авылы җирлеге башлыгы Рәсим Закиров сүзләренчә, Бубый һәм аңа караган Иж-Бәйкидә бер яшьтән алып җиде яшькәчә булган 104 бала бар. Димәк, бу авылны бетерергә ашыгырга, мәктәпне ябып куярга ярамый.

Иж-Буби мәктәбе язмышы кыл өстендә

83нче федераль канун нигезендә авыл җирләрендә бер сыйныфта – 14, шәһәрдә 25 бала булырга тиеш. Һәм балалар, укытучылар санына карап, мәктәпне тотарга акча бүлеп бирелә. Ни кызганыч, хәзер күп мәктәпләр бу санны тутыра алмый.

Соңгы елларда Татарстанда мәктәпләрне камилләштерү, тиешле балалар санын тутыру өчен програм әзерләнә. Әгерҗе районы да берничә вариантта програм эшләп биргән. Аны хәзер республиканың финанс министрлыгы карый.

Әмма Татарстан мәктәпләрен камилләштерү, дөресен әйткәндә, мәктәпләрне бер-берсенә кушып кына мәсьәләне хәл итү шактый кыйбатка төшә. Балаларны бер авылдан икенчесенә йөртү өчен автобус алырга, юл салырга кирәк.
Римма Гыйлметдинова

Әгерҗе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйлметдинова әйтүенчә, район җитәкчелеге финанс министрлыгына берничә программ әзерләп биргән. Аның берсендә Иж-Буби мәктәбенә оптимальләштерү янамый икән, әмма бу очракта мәктәпне район тотарга тиеш була.

“Мәктәп програмга кертелмәде, ләкин без компенсациясез калдык. Мәктәпкә тотылган 50% акчаны үзебезгә табарга кирәк. Мәсәлән, Бубый мәктәбен тотарга җиде миллион сум акча сорала. Ягъни Әгерҗе районы хакимияте мәктәпне саклау өчен елына 3 миллион ярым сум акча табарга тиеш була.

Бу – бик четерекле хәл. Иж-Буби кебек мәктәпләргә бюджеттан акчаны күбрәк бирергә кирәк. Бу мәсьәләне җыелышларда да әйтәбез. Әмма сакланып калган һәр мәктәпкә район хакимияте өч миллион ярым сум акча таба алмый”, ди Римма Гыйлметдинова.

Балалар татар мохитен югалтырга мөмкин

Бубый мәктәбе ябылган очракта, балаларны 35 чакрымда урнашкан Терси яки Әгерҗенең үзенә илтәчәкләр. Дөрес, район үзәге Бубыйдан биш чакрымда гына урнашкан. Әмма Терсидә дә, Әгерҗедә дә балаларны урыс мәктәпләре көтә. Чөнки Әгерҗе үзәгендә 20 ел дәвамында татар мәктәбе ачканнары юк.

Димәк, Бубый балалары татарча да укымаячак, милли мохиттән дә мәхрүм калачак. Бу проблем район хакимиятен дә борчый. Шулай да Әгерҗе башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Татарстан җитәкчеләре Бубый мәктәбе язмышына битараф булмас дип ышана.
Ришат Нурисламов


“Татар халкында, бөтен бармаклар да тигез түгел, дигән мәкаль бар. Татарстанда мондый зур тарихлы мәктәп бердәнбер. Республика хакимияте дә читтә калмас дип уйлыйм”, ди Нурисламов.

Әмма Бубый мәктәбен саклау кирәклеге турындагы хатка мәгариф министрлыгы: “Мәктәп район хакимияте карамагында”, дип җавап биргән. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, әгәр мәктәпне ябу мәсьәләсе килеп туса, югарыдагы җитәкчеләргә халык исеменнән хатлар язарга җыенуларын белдерде.

“Татарстан дәрәҗәсендә кашыныгыз!”

Дөрес, җирле җитәкчеләр әлегә мәктәпне ябу карары чыкмаган дип, халыкны тынычландырып тора. Әмма ни өчендер, ябыла калганда, монда коррекцион мәктәп оештырабыз дигән програм инде әзер. Шулай да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйлметдинова финанс министрлыгына җибәрелгән соңгы вариантта Бубый мәктәбе оптимальләштерүгә эләкми дип ышандырды.

Хәзергә шунысын ачык әйтеп була – 2013 елга кадәр мәктәп дәүләт акчасына яшәсә, аннан соң мәктәпкә компенсация бирелмәячәк. Аңа үз көнен үзенә күрергә, акча табарга кирәк булачак. Район хакимияте ярдәм итәрме? Алар инде моңа җавап бирде: бу Әгерҗе хакимияте көченнән килми.

Шуңа күрә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов журналистларга Бубый мәктәбе мәсьәләсен район гына түгел, республика дәрәҗәсенә күтәрергә киңәш бирде. Чөнки бу хәл бөтен республикада бара.

Әмма республика җитәкчеләре, җирле түрәләр аваз салганда гына, Бубый мәктәбенә ярдәм итәчәк. Чирен яшергән – үлгән дигәндәй, халыкны тынычландырып, проблема барлыгын белдертми утырудан мәгънә юк хәзер.

Мәктәп ябыла дип, тирә-як шаулаган

Авыл мәчете имам-хатыйбы Котдус Сәләхиев тә мәктәпнең ябылу ихтималы турында ишеткән. “Яңалык ачмыйм инде: мәктәп бетте – авыл бетте дип юкка гына әйтмиләр”, ди ул.

Айдар Хәлиуллин
Гомумән, Бубый мәктәбен ябыла дип, бөтен халык шаулаган. Бу турыда район җитәкчеләре катнашында узган авыл җыенында Айдар Хәлиуллин белдерде һәм мәктәпнең киләчәк язмышы турында җитәкчеләргә сорау бирде. Халык гөрләтеп кул чаба башлады. Тып-тын утырган авыл халкы мәктәпне сакларга кирәклеген әнә шулай аңлатты.

Район башлыгы урынбасары халык алдында да Бубый мәктәбе ябылмас, дип җавап бирде. Бүген андый сорау тормый, диде. Халык тагын гөрләтеп кул чапты.

Татар өчен тарих көлке булып кабатланырмы?


Бертуган Бубыйлар нәселе тарихын өйрәнгән галимә Альта Мәхмүтова 2011 елда авылга зур юбилейга килергә җыенган булган. Быел Бубый мәдрәсәсе ачылуга 230 ел тула.

2010 ел ахырында мәктәпнең ябылу ихтималы хәбәре ишетелә. Патша жандармнары Бубый мәдрәсәсен ябып куюга 100 ел тулганда ( бу хәл 1911 елның февралендә була), мәктәп янәдән ябылу куркынычы алдында. Тарих башта фаҗига, аннан көлке булып кабатлана, күрәсең.

“Бу турыда сөйләшмәскә дә иде. Юлда юбилей урынына матәм җыены эләкмәс микән дип уйладым. Дөрес, җитәкчеләр безне тынычландырды, мондый сүз йөри диде. Әмма Казанда министрлыкта бу турыда сүз бара.

Авыл тарихын онытырга теләмисез икән, авыл җыены исеменнән югары оешмаларга мөрәҗәгать итегез! Ә без сезнең башлангычны контрольгә алырбыз. Үзегез башламасагыз, берни дә эшләп булмый, халыкның тыпырчынуы кирәк”, дип чыгыш ясады авыл халкы алдында Альта Мәхмүтова.

Халык дәшмәсә, мәктәпләр ябылачак

Татарстанда оптимальләштерү сәясәте аркасында ябылган мәктәпләрнең төгәл саны да юк. Халык дәшмәгән җирдә мәктәпләр гел ябылып тора. Иж-Буби мәктәбе проблемын тирәнтен аңлаучылар, халык җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр язмаса, әлеге белем йортын да күптән ябып куярлар иде дип саный. Димәк, халык сүзенең әһәмияте бераз булса да бар әле.

Шуңа күрә мәктәпләренә ябылу куркыныч янаган авыллар, мәктәпкә йозак салганчы ук мәсьәләне республика дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Удмуртия чигендә яшәгән, саф татар әдәби телендә сөйләшкән, мәктәпләренә Каюм Насыйри бүләге бирелгән Иж-Буби халкы – моңа ачык мисал.
Бубый халкы


Гомумән, соңгы елларда, бигрәк тә, татар мәктәпләре күп ябыла,
кыскартыла, кушыла. Кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы өч ел эчендә 175 татар мәктәбе ябылган. Ни гаҗәп, аның берсе генә урысныкы икән.

Бубый мәктәбенең киләчәк язмышына ачыклык кертүне сорап, Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафинга хат та язылган. Әмма министрлык җавап бирергә ашыкмый. Шулай да бу теманы киләчәктә тә дәвам итәчәкбез, Иж-Буби авылына да сәяхәт ясарбыз.
XS
SM
MD
LG