Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Уфада узачак Дәүләт Шурасы утырышында Русиядәге милли мәсьәләләр турында сөйләшенәчәк. Мәскәү белән милли республикалар бер карашка килә алырмы?

Русия Дәүләт Шурасының милли мәсьәләләргә багышланган утырышын Уфада уздыруны Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов тәкъдим иткән иде. Ул үзенең 30% эш вакытын милли мәсьәләләрне хәл итүгә багышлавын әйтте. Хәмитов сүзләренчә, ул көндә диярлек башкорт, татар, урыс, чуаш һәм башка милли хәрәкәт вәкилләре белән очрашып тора. Әмма аның Мәскәүдә үткән Русия Дәүләт Шурасы утырышында әйткән бу сүзләре “Күк бүре” башкорт иҗтимагый оешмасы вәкилләрендә канәгатьсезлек уятты.

2 февраль көнне алар Русиядә милли-демократик партия төзү турында Русия һәм Башкортстан президентларына мөрәҗәгать кабул итте. Һәм анда Хәмитовның “Күк бүре” оешмасы вәкилләре белән очрашканы булмавын әйттеләр. Алар президент белән диалогка барырга теләвен, әмма моның нәтиҗәсез булуын искәртте.

“Без сезгә мөрәҗәгать юллыйбыз - җавап килми, пикетка чыгабыз - Сез тагын дәшмисез, митинг оештырабыз – битарафлык”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Утырыш алдыннан Уфада төрле хәлләр булды

“Күк бүре” мөрәҗәгатеннән тыш, бу көннәрдә Башкортстанда шактый гына башка “яңгыраш” алган вакыйгалар да күзгә ташланды. Кайберәүләр моны нәкъ Дәүләт Шурасы утырышы белән бәйли. Мисал өчен, сишәмбе көнне республиканың хокук саклау министрлыгы “Кавказ Әмирлеге”нә кергән дүрт кешене кулга алуын белдерде. Алар кеше күп җыелган урыннарда террор һөҗүмнәре әзерләүдә һәм милициягә һөҗүм итүдә шикләнелә икән.

Шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе Илгиз Солтанморатов үзен җитәкчелектән читләштерергә тырышуларын әйтте. Ул моны башкарма комитетның кайбер вәкилләре алдан уйлап эшләгән дип саный.

Билгеле булганча, Солтанморатов бу вазифага элекке президент Мортаза Рәхимов эшеннән киткәч куелган иде. The Moscоw Post язуынча, башкарма комитетта калган Рәхимов тарафдарлары Солтанморатовны хакимияткә яраклашырга тырышуда гаеплиләр. Башкорт яшьләре берлеген оештыручыларның берсе Ринат Баимов: “Башкарма комитетта Солтанморатовны эшеннән җибәрүне нәкъ Мортаза Рәхимов кушканын әйттеләр”, диде. Шуның өчен Рәхимов аларга имеш 200 миллион сум тирәсе акча бирергә вәгъдә иткән икән.

Шулай ук кайбер интернет басмалар, Рәхимов тарафдарлары Уфада узачак Дәүләт Шурасы утырышы вакытында милли өлкәдәге провокацияләр оештырырга уйлый, дип яза.

The Moscow Post хәбәр итүенчә, бу мәгълүматларны хәзер ФСБ тикшерә һәм инде Дәүләт Шурасы утырышы узгач ук башкарма комитет вәкилләренең кайберләре җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Россияннар басачак

Русия президенты Дмитрий Медведев катнашачак бу утырышка “Күк бүре” оешмасы вәкилләре үзләренең дә чакырылуын тели. Алар бу хакта мөрәҗәгатьләрендә дә язганнар. Әлбәттә, милли мәсьәләгә Мәскәү түрәләре бертөрле караса, республикаларда ул үзгә булырга мөмкин.

Мисал өчен, Русия хакимияте инде күптәннән “россиян” милләтен булдыруны алга сөрә. Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков эшләгән әлеге юнәлешкә бу утырышта да зур игътибар бирмәкчеләр. Ягъни гомумсәяси өлкәдә Русиядә яшәүче барлык халыклар “россиян”нар дип аталачак, ә теләгәннәр исә үзләрен “татар булып туган россиянин” яки “башкорт булып туган россиянин” дип белдерә алачак икән.

Русия җәмәгать пулаты Николай Сванидзе моны бик урынлы дип саный. Чөнки чит илдән чыкканда барыбыз да үзен Russian буларак яза.

“Алар өчен “рус һәм “россиянин” берүк әйберне аңлата”, ди ул.

Әйтергә кирәк, мондый тәҗрибә инде СССР заманында булган иде. Анда барлык халык та “совет кешесе” буларак кабул ителде. Ә милли мәсьәләләр проблемасы тугач, элекке заманнарны искә төшерү инде гадәткә әйләнде. Әмма шул ук вакытта моңа карашлар берьяклы гына түгел.

Хәтта узган елны декабрь аенда Русия Дәүләт Шурасы утырышында Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин да бер фикергә килә алмады. Мисал өчен, Путин совет заманы тәҗрибәсен хупласа, Медведев инде ул вакытка кайтуның мөмкин түгеллеген әйтте. Һәм шунда ук Русиядә милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче министрлыкның төзелүен дә кире какты.

Әмма пәнҗешәмбе узачак утырышта бу сорауга кире әйләнеп кайтырлар төсле. Чөнки “Ведомости” язуынча, президент каршында милли мәсьәлә белән шөгыльләнүче шура, һичьюгы, киңәшче вазифасын булдыру күздә тотыла.

Әйтергә кирәк, Татарстан бу мәсьәләне инде күптән куерта килә. Әмма Мәскәү белән милли республикаларның карашлары еш кына каршылыклы була. Күп очракта урысларның өстенлеге турында әйтә килгән федераль үзәк җитәкчеләре милли республикаларның фикерләрен искә алмаска тырыша.

XS
SM
MD
LG