Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

«Домодедово» шартлавына бәйләп дүртенче кеше кулга алынган


Мәскәүнең «Домодедово» һава аланында 24 гыйнварда булган террор һөҗүмен әзерләүдә шикләнелгән дүртенче кеше кулга алынган.

Бу турыда тәртип саклау оешмаларындагы исеме аталмаган чыганакка таянып «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Кичә Ингушетиянең Магас шәһәре мәхкәмәсе өч кешенең кулга алынуын раслаган иде. Аларның икесе бомбаны шартлаткан Мөхәммәт Еврлоевның апасы һәм абыйсы диелә.

Бүген аларның Мәскәүгә китерелеп Лефортово тикшерү изоляторына ябылуы әйтелә.

Шартлау нәтиҗәсендә 36 кеше һәлак булды, 120-ләп кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG