Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

“Азатлык” радиосының ике журналисты 27 сәгать Каһирә төрмәсендә утырып кайтты.

Наци Германиясендәге җәберләүләр, Сталин чоры лагерьлары, Чилидагы Пиночет золымы турында күп укылган булса да, беркем дә XXI гасырда аларга охшаш хәлләрне үз җилкәсендә татый алачагына ышанмый.

Узган атнада “Азатлык” радиосының ике хезмәткәре Мисырдагы хәлләрне яктыртырга дип, Каһирәгә очты. Роберт Тэйт һәм Габделилла Нуайми Амстердамнан Мисыр башкаласына юл тоткан ярым буш очкычта вакытта ук Каһирәдә журналистларның кулга алынуы һәм кыйналуы хәбәрләрен ишеткән. Әмма тумышы белән Гыйрактан булган, гарәпчә сөйләшкән Нуайми һәм Якын Көнчыгышта тәҗрибәсе булган Тэйт үз-үзләренә һәм хакимиятләрнең мәрхәмәтенә ышанган. Артык күп ышанган.

Таһрир мәйданына табиблар да чыкты
Каһирә һава аланындагы кырыс тикшерүләрдә журналистларда булган җиһазларның бер өлеше алынган, әмма калганы да оста хәбәрчеләр өчен үз эшләрен башкарырга җитәрлек булган.

Каһирәдә Тэйт белән Нуаймине “Азатлык” исеменнән каршы алган Әхмәд исемле кеше аларны машинасына утыртып, протест чаралары барган Таһрир мәйданына таба алып киткән.

Танклар һәм хәрбиләр тулган берничә тикшерү ноктасын уңышлы узуга карамастан, чираттагы бер ноктада журналистлар тоткарланган.

Аларны икенче бер машинага күчереп утыртып, бөтенләй башка якка алып киткәннәр.

Шунда Роберт Тэйт Каһирәдәге иптәше Әхмәднең “кыйнамасалар гына ярар иде” дигән сүзләрен ишеткән. Мисырда тоткыннарга булган мөнәсәбәтне белеп булса кирәк, Әхмәд аларны алда ниләр көтәсен алдан ук чамалаган.
"Кыйнамасалар гына ярар иде"


Машина “Мухабарат” дигән оешма янына килеп туктаган. Мисырда иминлек хезмәте оешмасы шулай атала икән.

“Азатлык” журналистлары, шулай итеп, махсус хезмәтләргә тапшырылган. Әмма башта аларның кая алып барылуын күрмәсеннәр өчен күзләре бәйләнгән һәм кулларына богаулар тагылган.

Роберт Тэйтның балдагы, сәгате һәм каешы алынган. Аңа аяк кимнәрен, өске киемен, свитер һәм чалбарын салырга кушылган. Габделилла Нуайми исә тикшерүчеләр алдына бөтенләй шәрә бастырылган.

Икесе дә Британия ватандашы булуга карамастан, Мисыр төрмәсендә генә Тэйт һәм Нуайми, үзләре арасында аерма булуын күргән.

Мисыр төрмәсендә Нуаймига, гыйраклыларга мөнәсәбәт җирле халыкка булган дәрәҗәдә начар икәнен аңлатканнар.

Гарәпчә аңламаган Тэйт камерадагы вакытын чит-ят тавышларны ишетеп, аларның нәрсә булу мөмкинлеге турында фаразлар гына кылып уздырганда, аның хезмәттәше Нуайми күршеләренең җәберләнүен, аларның идәннәргә егылып ярлыкау соравын, әмма тагын да катырак кыйналуын ишетеп, үз чиратын көтеп яткан.

Көнме, төнме, иртәме, кичме икәнен белмәгән Роберт Тэйт авыр йокыга киткәндә генә янына инглизчә сөйләшүче берәү килеп номерын сораган. Номеры “33” булган журналистны яңадан каядыр алып киткәннәр.

Таһрир мәйданында протест һәм дога
Соңыннан Тэйтка сәгатьләрен, каешларын, балдагын кире кайтарып, аны һава аланына озатачакларын әйткәннәр. Шунда гына Тэйт сәгатенә карап, Мисыр төрмәсендә 27 сәгать утырганын күргән.

Һава аланына китәчәк машинага Роберт Тэйт янына Габделилла Нуайми да утыртылган. Журналистлар тәүлектән артык бер-берсен күрмәгән. Әхмәд исә төрмәдән берничә көн соңрак чыгарылган.

Сәфәр ахырына якынлашты дигәндә генә “Азатлык” хәбәрчеләре тагын 16 сәгатьне Каһирәнең һава аланында илгә кертелмәгән башка юлчылар белән бергә тәмәке төтененә күмелгән, таракан тулы бер бүлмәдә уздырырга мәҗбүр ителә. Биредә чыгышы белән Мисырдан булган, әмма башка илләрдә яшәгән гаиләләр, Мисыр җиренә аяк та баса алмаган чит ил журналистлары була.

“Урам җыеннарын күрмичә дә, протест чараларында катнашучыларның берсе белән дә сөйләшмичә дә, Мисырның ни дәрәҗәдә черек булуын күрдек. Мөбәрәк төзегән полиция дәүләтендә тоткыннарның җәберләнүен, Мухабаратның ничек эшләвен күрдек. Болар берсе дә ике генә атна эчендә булган хәлләр түгел. Болар 30 ел дәвам иткән. Тоткыннарның ачы тавышы колагымда тагын бер 30 ел яңгырап торачак”, дип сөйләде Роберт Тэйт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG