Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Токио: Курил утрауларына Русиянең хокукы юк


Япония тышкы эшләр министры Сэйдзи Маэхара бүгенге Мәскәү сәфәре алдыннан Русия Курил утрауларына карата нинди генә гамәлләр кылса да, бу утрауларның хуҗасы булырга хокукы булмаячак дип белдерде.

Курил утрауларына Русия президенты Дмитрий Медведевның һәм саклану министры Анатолий Сердюковның килүе сәбәпле соңгы арада ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшеп китте.

Чәршәмбе Медведев Русиянең бу утраулардагы хәрби бүлекләренә яңа кораллар җибәреләчәк диде.

Токио утрауларга Медведев белән Сердюковның килүенә ризасызлык белдерде. Япония Икенче дөнья сугышында Мәскәү басып алган бу дүрт утрауны әле дә үз җире дип саный.

XS
SM
MD
LG