Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан белән Пакстан диалогны яңарта


Дәһли белән Ислабамад ике ел тәнәфестән соң икеяклы мөнәсәбәтләр турында диалогны яңартырга җыена.

Һиндстан хакимиятләре 2008 елда Мумбайда 166 кешенең гомерен өзгән террор һөҗүменнән соң террорчылар Пакстанда әзерлек үткән дип Пакстан белән сөйләшүләрне туктаткан иде.

Ике ил арасындагы сөйләшүләрнең төп темалары – террорчылыкка каршы көрәш, иминлек һәм Кашмир проблемы.

Соңгы арада Вашингтон бу ике ил арасындагы каршылыклар Әфганстанда тынычлык урнаштыру тырышлыгына комачаулый дип борчылу белдереп килә.
XS
SM
MD
LG